Блог архивлары

ШӘП МОДА!

Башкалабыз Казанда татар дискотекалары модасы китте. Атна саен диярлек берәр татар дискәтүге яшьләрне үзенә җыя. Авылларга да озакламый шул мода килеп җитәр дә, алар да шул яхшы мода артыннан иярер кебек. Шәһәрдә укып кайткан авыл балалары, үз туган туфрагында үзләренчә “текәләнеп”, урысча аралашмас өчен, бер күрсәткеч булыр бу. Һәрхәлдә, шулай булсын иде. Хыяллар, хыяллар…

МУЕНЫҢ ГЫНА ЧЫДАСЫН!..

Дустым Илһам, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли башлады. Урнашыр алдыннан кимендә 7-8 мең акча вәгъдә иткәннәр. Нияте – социаль ипотека буенча фатир алу. Ләкин… Мәктәптә ниләргә тап булуын минем белән дә уртаклашты ул. Көндәлеге аша.