Блог архивлары

93 яшьлек милиция

Аларны бик өнәп бетермәсәк тә, кайчакта аты юлы белән сүксәк тә, ышанмаган булып кылансак та, тормышыбызда берәр бәла-казага юлыксак, шулар янына чабабыз. Нәкъ менә алар гаделлекне торгызырга ярдәм итәр кебек. Әйе, милиция хезмәткәрләре хакында әйтүем.

Милициянең тиресе калын

Һөнәремнең иң татлы җире шунда: ул ялыктыргыч бертөрлелектән ерак. Көтелмәгән командировкалар, яңа танышулар турында гына әйтмим. Әйтик, үзеңне башка бер өлкәдә сынап карыйсың килә икән, рәхим ит – барысы да синең кулда! Мәсәлән, вакытлыча гына берәр һөнәр иясенә әверелеп, аның авыр хезмәте хакында язма әзерләргә мөмкин.

Күптән түгел ТР Эчке эшләр министрлыгы “Журналист һөнәр алыштыра” акциясе игълан итеп, үзебезне хокук саклау органнары эшчәнлегендә сынап карау мөмкинлеге бирде.

Укытучы зары…

Беләсездер, укытучы гомер буе белем туплый, белем күтәрү курсларына даими йөри. Компьютер, интернет, интерактив такта һәм башка инновацияләр артыннан куып өлгерергә дә кирәк бит. Гәрчә интерактив такталар авыл мәктәбендә бөтенләй булмыйча, кайберләрендә 90нчы елгы компьютерлар гына булса да.

“КҮҢЕЛ БЕЛӘН ТОЕП ЯШӘДЕК”

Кайбер гаиләләргә карыйсың да үзеңә-үзең теләк телисең: минем гаилә дә шундый булсын иде. Кызганыч, андыйлар сирәк очрый. Бәлки, мин кызыгып караганнары да тыштан гына шулай ялтырыйдыр. Булса ни… Кайберәүләр тыштан да ялтырый белми бит әле. Ә шулай да мин танышып кайткан Зәкиевлар гаиләсе тыштан гына түгел, эчтән дә идеаль кебек.

АП-АК РӘХМӘТ

Без туган мизгелдән гомеребезнең соңгы минутына кадәр алар янәшә атлый. Фәрештәдәй безне озата килә. Алар – иң мәрхәмәтле, шифалы, пакь һөнәр иясе. Ялгыш әйтәм бугай, бу хәтта һөнәр дә түгел, ә гомер буе халыкка хезмәт итү. Әйе, төшенгәнсездер, медицина хезмәткәрләре хакында әйтүем. Русиядә Медицина хезмәткәрләре көне июнь аеның һәр өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә.