Блог архивлары

КОРТКА КАРШЫ… ЗАКОН?

Гөмбә җыярга урманга барган идек. Шундагы бер агачта колорадо коңгызы күреп авып китә яздым. Монда кадәр үтеп кергән бит, хәшәрәт! Агач астындагы үләнне сырып алганнар. Шулай итеп, читтән килгән халык Татарстан базарларына хуҗа булган сыман, бакча-урманнарыбызда колорадо коңгызы хакимлек итә. Бу инде илкүләм афәткә әйләнде бугай. Нинди генә агу сипсәң дә, ике көн үтми, бакчалар кып-кызыл була. Җиләкмени! Җәй буе алар белән көрәш алып барабыз.

СТЕРВА” БУЛЫР ИДЕМ">“СТЕРВА” БУЛЫР ИДЕМ

Урысча-татарча сүзлекләрдә “стерва” сүзен тәрҗемә итеп вакланмаганнар. Дөрес, элегрәк чыккан бер сүзлектә бераз аңлатма бар: “стервец” кабәхәт кеше икән, ә “стервенеть” сүзен ярсу, котыру, шашу, бик нык ачу килү дип аңлатканнар. Ник әллә нинди “стерва”ларга кереп китте әле бу дисезме? Хәзер аңлатам.

” БУЛЫР ИДЕМ дигән язманың дәвамы">дәвамы...

ТӨНГЕ ШАЙТАННАР

Кичке якта яшьләр ничек ял итә ? Аеруча атна ахырында ялга кайткан студент халкы нинди шартларда кайный? Әлеге сорауларга җавапны Кукмара,Балтач, Саба районнарының кайбер авылларында эзләдем.

“Ыштан туздырып йөрмә!”

Тыныч кына телевизор карап утырганда сискәндереп телефон чылтырады: “Дус булсаң, дус бул – булыш!” XI сыйныфта укып йөрүче бер райондашыма “Китап – белем чишмәсе” дигән темага инша язарга кушканнар икән. Алгебра, геометрия кебек фәннәргә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләр турында язу бурычы йөкләнгәнгә, Аристотель, Пифагор турында язарга киңәш иттем. “Кемнәр соң алар?” – дип гаҗәпләнде әңгәмәдәшем.