Блог архивлары

Адым саен уен йорты…

Кайсы ана үз баласын кечкенәдән үк хәләлне хәрәмнән аерырга өйрәтеп үстерә икән? Андыйлар булса да сирәктер. Безнең җәмгыятьтә, киресенчә, бар укылган әкиятләр шул хәрәмгә өйрәтүгә кайтып кала. Мәсәлән, Иван-дурак гомер буе мич өстендә ята, ләкин әкият азагында аннан да бай һәм бәхетле кеше юк. Я булмаса күлдән тотылган алтын балык яңа тагарак та бирә, йорт та сала, әбидән патшабикә дә ясый… Лампаны сөрткәч килеп чыгучы һәм теләкләрне үтәүче җен дә әзергә-бәзер яшәргә өйрәтә кебек. Шул ук үзебезнең Таңбатыр да алтын, көмеш, бакырдан йорт салганда соңгы кадакны гына кага. Су анасы, Шүрәлеләр, кем әйтмешли, “искеләрдән калган ул” һәм алар, нишләптер, теләкләрне карусыз үтәүче җен-пәриләр шаукымы астында күмелеп кала, кызыгын югалта. Менә шул хәрәмне күреп, шуңа күз кыздырып үскән, аңына үз хакыйкатен сеңдергән баланың үсеп җиткәч казино бусагасын таптавы гаҗәп тә түгел, миңа калса.

Анага дошман… баласы

Нинди чорда яшибез? Ана – баланы, бала ананы белми. Ахырзаман билгеләренең берсе бит бу. Күптән түгел генә редакциягә Питрәч районыннан Закирә апа шалтыратты. Баласы белән бергә йорттан куылган 28 яшьлек хатын һәм аның әнисе турында сөйләде ул безгә.

Закирә апа аларга бөтенләй чит-ят кеше булса да, урамга “сөрелгән” Гөлнурны һәм аның 2 яшь тә 4 айлык баласын үзенә керткән. Кеп-кечкенә тулай торак бүлмәсендә хәзер алар җиде кеше яшәргә мәҗбүр. Газетага да зарланып түгел, ә шушы хатынга ничек тә булса ярдәм итеп булмасмы дип мөрәҗәгать итте ул.

– Гөлнур – Диләрәнең беренче иреннән тапкан баласы, – дип сөйли башлады Закирә апа. – Хәзер ул башка ир белән яши һәм аның тагын 4 баласы бар. Базарда эшләгәч, кешене беләсең. Диләрә дә килеп, еш кына иреннән зарлана иде.

“Һәр ветеранга” фатир!!!

Бер елдан артык шул квартира артыннан йөрим инде, менә икенче елга китте,- диде газетабызга шалтыраткан ханым. – Безнең әти Нургаяз Юнысов – сугыш ветераны. Әни дә 42 еллык хезмәт стажы булган тыл ветераны иде, әмма өч ел элек үлеп китте һәм әтиебез бүген үзе генә яши. 2009 елда Президент указы буенча 2007 елның беренче мартына кадәр фатир алырга чиратка басмаган ветераннарга да (сугыш һәм тол калган тыл ветераннары турында сүз бара – авт.) фатир биреләчәк дигәч, кәгазьләрне җыеп Шәмәрдән авыл советына мөрәҗәгать иттем. Кирәкле кәгазьләрне җыйдым, әмма әтинең йортын бик зур дип таптылар (50,2 кв.метр – авт.) һәм квартира бирелмәячәк диделәр. Юкса, анда бернинди уңайлыклар да юк. Бәдрәфе дә урамда. Ул 1924 елгы. Кар көртләре астында калган бәдрәфкә кадәр барып җитә, барып җитсәң дә кар астыннан эзләп таба торган түгел.

Армия җыештыручылар тәрбияли?

Гаиләсе Айдарны хәрби хезмәткә озата...Алабугага кадәр баруын бардым, язарлык материал да тупладым, әмма кулга каләм алырга бер-ике атна тәвәккәлли алмый йөрдем. Балаларын хәрби хезмәткә озаткан ата-аналарга кыен булмасмы? Әлеге язмам болай да әрнеп торган йөрәк ярасына бер уч тоз сипкәндәй тәэсир итмәсме?

93 яшьлек милиция

Аларны бик өнәп бетермәсәк тә, кайчакта аты юлы белән сүксәк тә, ышанмаган булып кылансак та, тормышыбызда берәр бәла-казага юлыксак, шулар янына чабабыз. Нәкъ менә алар гаделлекне торгызырга ярдәм итәр кебек. Әйе, милиция хезмәткәрләре хакында әйтүем.