Блог архивлары

“Метроэлектротранс” йорттан куа!

Узган елны МУП «Метроэлектротранс» оешмасы безнең йортта җыелыш ясап, безгә «алтын таулар» вәгъдә итте һәм үз карамагына алды. Җәйгә капиталь ремонт ясаячаклар, озак яшәгән кешеләргә прописка да булачак, имеш. Шунлыктан, барыбызның да исемлеген алып, документларның күчермәләрен җыйдылар. Ә аннан соң 2 ел эчендә җыелган бурычны шул кешеләргә урталай бүлеп, безгә зур суммалы уведомление өләштеләр. Кыска гына срок эчендә без бу сумманы түләргә, ә түләмәгән очракта бүлмәне бушатырга тиеш булабыз икән.

Әбиләр җире кем кулында?

Лаеш районы, Татар Янтыгы авылында булып, “Ир, хатын һәм сөяркә өчпочмагы” язмасына материал туплап йөргәндә, Өммегөлсем апа Вәлиуллина һәм аның сеңлесе Рәшидә апа, форсаттан файдаланып, бездән ярдәм сорады.

– Безнең бакчабыз бар иде, сеңлем. Без биш бала идек, менә күптән түгел генә энебез үлде. Дүртебез дә исән булуга карамастан, бакчабызны күршеләр алды. Безнең йорт, безнең җир бит ул, – диде Рәшидә апа. – Без аны белми дә калдык. Бер хатын гына авылда очрап: “Сезнең бакчагызны күршегез урман каравылчысы Заһир сатты бит инде”, – диде. Шуны ишеткәч, мин бөтенләй аяктан егылдым.

– Бөтен пенсия акчам шул бакчаны кире кайтару өчен судлашып йөреп бетте, – дип кушылды Өммегөлсем апа. – Заһир бирми. Суд бирергә куша инде, адвокат та, җир – сезнеке, ди. Инде хәзер адвокатка да ышанмый башладык. Алар әйтә дип кенә җирнең безнеке булганы юк, документлар аның кулында бит. Шуларга кул куеп бирми.

Артык һөнәр ияләре

Русиядә эшсезләр саны арта. Росстат мәгълүматлары буенча 2011 елның февраль азагына илдә 5,7 млн кеше эшсез дип санала икән. Җитмәсә, эшләгәннәрнең дә 3%ы гына һөнәреннән канәгать. Калганнар исә үзләрен башка эштә сынап карарга тели. Нинди өлкәне халыкның “читтән торып” яратуын сораштыру нәтиҗәләре күрсәтелгән таблица белән танышкач аңларсыз.

Карьера үсеше, зур хезмәт хакы, яхшы гонорар өмет итеп 4-5 ел “чабата туздырган” белгечләр ни өчен бүген беркемгә дә кирәкми? Кайсы һөнәр ияләре артыклар рәтендә?

Күгәрченнәр кая китте?

Эх, бар иде заманалар… Иртән кәрнизгә җыелган күгәрченнәрне кичтән калган ботка белән сыйлый идек. Тиз арада кулга ияләшеп, иртән торышыбызга ук тәрәзә каршына җыелырлар, гөр-гөр килеп утырырлар иде. Алты-җиде ел элек кенә бит әле бу.

Игътибар иткәнегез бармы: хәзер күгәрченнәр азайды. Шәһәрдә дә сирәк-мирәк кенә очрый, авылда исә бөтенләй күргәнем юк. Эссе җәй тәэсир иттеме? Әллә кризис шаукымы белән халык тавык ботыннан күгәрченгә күчтеме? Кая китте соң ул көтү-көтү очкан күгәрченнәр? Чыпчыклары кайда? Экология эшеме бу, әллә сәбәп башкадамы?

Йөрәгеңне бүләк ит!

Бүген “Йөрәгеңне шәһәргә бүләк ит!” акциясе барышында студентлар чират торып кан бирде. Һәм бу беренче очрак кына түгел. Үзем уколдан да курка торган кеше буларак, Республикабызның донорлар станциясе ишек төбендә торган студентларның һәрберсен зур герой итеп күрдем. Хәер, алар, чыннан да, герой. Шулар ярдәме белән 2005 елдан бирле 200 литр кан җыелган һәм 100ләп татарстанлының гомере саклап калынган инде.