Блог архивлары

Агулы конкуренция?

Кукмара районының «Җиденче чакырым» кафесында агуланучыларның саны 55кә җитте. Элек алар 52 дип хәбәр ителгән иде. Искәртәбез, бу соңгы 1 ай эчендә икенче очрак… Кафе 14нче июльдән 90 көнгә ябылды. Күмәк төстә агулануның сәбәбе – ризык әзерләү технологиясен бозу, хезмәткәрләрнең дүртесендә сальмонелла ДНКсы табылды, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе. Хәзерге вакытта кафеның директорына һәм хезмәткәрләренә карата 6 административ эш кузгатылган.

Авыруларның күбесе әле дә больницада, кайберәүләр поликлиникага йөреп дәвалана. Шушы хәлләрне үз күзләребез белән күрер өчен без дә юлга чыктык.

Рөхсәтсез пикет

Газетабызда басылган «Метроэлектротранс» йорттан куа» (№16, 2011 ел) язмасында МУП «Метроэлектротранс» оешмасының тулы бер йортны үз карамагына алуы турында язган идек. Шул хәлдән соң М.Сәлимҗанов урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләр өчен газаплы көннәр башлана. «Метроэлектротранс» оешмасының фатир өчен түләүләрне әкәмәт зур суммага җиткерүе, ишек төбенә рәшәткә куеп, вахта билгеләп, түләү белән бер көнгә соңарган кешеләрне дә йортка кертмәве, яман шеш авырулы 70 яшьлек карчык, мәсхәрәле төстә урамда калып, «Aшыгыч ярдәм» машинасы алып китүе һәм башка коточкыч хәлләр турында сөйләнде ул язмада. 12 квадрат метрлы бүлмә өчен бер айга 5300-5600 сумлык түләү кәгазе килсен әле?! «Метроэлектротранс» оешмасында эшләүчеләр дә бер-бер артлы шунда урнаша башлаган. Аларның күпчелеге – читтән килеп эшләүче үзбәк, кыргыз һәм башка халыклар. Шулай итеп, элегрәк килеп урнашучыларны әкренләп кысрыклау сәясәте тамыр җәя монда.

Сасыган урам

Редакциябезгә Казан шәһәренең Техник урамында яшәүчеләр шалтыратты. Ничә ел эшләп, мондый зар ишеткән юк иде, шуңа күрә, ул якларны иснәп кайтырга булдык. Әйе-әйе, нәкъ менә иснәп!

– Без мондагы сасылыкны сулый алмыйбыз, килеп иснәп китегез әле. Экологлар кая карый? Ис белән агулап үтерәләр бит инде. Аммиак бит бу, – диде алар.

Безне бер төркем ир-ат каршы алды. Юл кырыендагы ниндидер чокырларны күмәкләшеп каплап йөри иде алар. Баксаң, биредә яшәүчеләрнең капка төпләреннән ерак түгел генә җир астыннан канализация торбалары үтә икән. Агызылган пычракны чистарту корылмалары да якында гына урнашкан. Шул корылмаларга таба агучы әшәке исле шакшы суларның һавасы исә еракларга җитә.

Бакчагызны күршеләр бүлмәсен!

Бу маҗара узган ел көзлектә башлана. Җизнәсен җирләп кайткан Әнвәр абый 20 ел буена бәрәңге утырткан җиренең ниндидер казыклар белән бүленгәнен күреп гаҗәпкә кала. Бу ни хәл? Авыл җирлегенә шалтыраткач, аңа яңалык җиткерәләр: ул җирне башка кешеләр үзенә терки икән. Кемнәр дисәң – күршеләр.

Әнвәр абый Сөнгатуллин бирегә күчеп килгәндә, ул җирләр ташландык була. Тупыллар, Америка өрәңгесе, куаклар үсеп утырган, чүплеккә әйләнә язган тау-ташлы җирне ул әкренләп эшкәртә башлый һәм бәрәңге утыртырга яраклы хәлгә китерә.

Хикмәтле күршеләр

Студент чаклар артта калды. Университетның тулай торагыннан күчеп киткәндә, инде ул йортны беркайчан да сагынып искә алмабыз кебек иде. Сессия вакытында төн йокламый уку, газ плитәсенә чират торып бәрәңге кыздыру, астагы катта урнашкан душка эләгә алмый азаплану, комендантның, кирәксә-кирәкмәсә, шар-шар акырып бөтен кешене куркытып йөрүе – барысы да куркыныч бер мәхшәр булып кына калыр кебек тоелды. Их, менә хәзер кире кайтып булсын иде анда.