Блог архивлары

Аннан-моннан ремонт – 2

Түбәндә күрсәтелгән хат артыннан Кукмарага баргач, авторыбыз беркадәр ризасызлык белдерде.

Минем хатны онытканнар, бәлки, бөтенләй үк кирәк түгел дип тапканнардыр, тагын язармын дип тора идем, – диде Әлфия апа Пантелеева. – Аны сезгә генә түгел, күп инстанцияләргә юлладым инде.

– Тагын бер яңалык җиткерде ул миңа. Анысын ул больницада ятканда ишетеп кайткан. Имеш, мине Кукмара хакимияте җитәкчеләре куркыткан һәм башка ул районга аяк та басмаячакмын, дигән гайбәт таралган икән анда. Куркытуын-куркытмадылар, тик бер язмам өчен, юк гаепне бар итеп, әниемне эштән китәргә мәҗбүр иттеләр үзе. Бу хакта зур язма әзерләнеп ята һәм тиздән, Алла боерса, ул дөнья күрер. Башка журналистлар да Кукмара районындагы әлеге вакыйга турында зурлап «искә алырга» вәгъдә итте.

Русиялеләр кайда – фаҗига шунда!

«Төркиянең Кемер шәһәрендә булган шартлау вакытында 15 кеше зыян күрде, шуның җидесе  русияле…» Телевизордан шундый хәбәр ишеткәч тәмам пошаманга төштек. Ике көн элек кенә иптәш кыз белән нәкъ шул шәһәргә путевка алган идек. Ял итеп кайту иде исәп. Тагын ике-өч көннән китәсе дә. Кая җыенуыбызны белгән танышлар да, бу хәбәрне ишетү белән, безне тынычландырып калырга ашыкты:

– Сез барганчы шартлап калуы яхшы булды. Хәзер анда тикшерү эшләре барадыр, сез яхшы сак астында булырсыз…

Без барып төшкәндә халык, чыннан да, шул шартлау вакыйгасыннан айнып бетмәгән иде әле.

850 сумга нервыны саттым!

Итекченең итеге юк, дигәннәрен ишеткәнегез бар инде. Шул «итексез» утыруыгызны искәртеп, аны үзегезгә атап әйткән чакларыгыз да булмады түгел. Шулай булмый ни… Менә үзем дә шул итекне юнәтү артыннан елдан артык җәфаланып йөрим бит инде. Зарланмас җирдән зар еларсың, билләһи. Их, мин әйтәм, берәр журналистка хат язып салырга…

“Гомерлек мал көл булды”

Карактан кала – уттан калмый. Меңнәрчә тапкыр язылган, инде «тапталган» сүзләр булса да, андагы хәлләрне барып-күреп кайтканнан соң тагын бер кат шулай дип язарга мәҗбүрмен. Үз күзең белән күргәч кенә бу әйтемнең тулы мәгънәсен чамалый башлыйсың икән. Кичә генә лапас, мунча булган урында, бүген кап-кара җир. Янгын ике көн элек үк булган булса да, төтен исе һаман борынны ярып керә. Урамның каршы ягындагы йортларның ишегалдында әле дә йорт җиһазлары тәгәрәп ята – алар да янгынның көчен күреп, булдыра алган кадәр милкен коткарып калырга теләгән, күрәсең. Күп кешене йортлардан эвакуацияләгәннәр. Шулай да, янгын каршы яктагы йортларга күчәргә өлгермәгән. Сүндерүчеләр аңа караганда көчлерәк булып чыккан.

Ярдәмең кирәк!

Бүген бик күпләр ярдәмгә мохтаҗ. Өлкәннәрнең байтагы пенсиясен җиткерә алмый тилмерә. Инвалидлар, ятим балалар, төрле бәла-казага тарып, упкын алдында басып торучылар кемнеңдер ярдәм кулын сузуы аркасында гына тормыш матурлыгын күреп, яңа көч белән яши башлый. Кайчакта Аллаһы Тәгалә үзе дә кешеләрнең бер тамырдан булуын күрсәтү, аларны берләштерү өчен уртак кайгы җибәрәдер кебек. Бер-берсенә ярдәм итсен, бер кисәк ипине дә бишкә бүлеп ашасын өчен. Башка шундый фикер дә килгәне бар: берәү егылганда, бишәү ярдәм кулын сузса, кешеләр бер-берсенә күбрәк игелек кылсалар, бу җирдә акчаның да кирәге калмас иде. Тик хәзер, бар тормыш шул акчага төртелеп калган заманда, ул хакта хыяллану да җүләрлектер, мөгаен.