Блог архивлары

Хатын-кызлар көрәшә беләме?

ДОСЬЕ:

Тулы исеме: ТАТЬЯНА ЕВГЕНИЙ кызы ХУДОБКО

Туган көне: 11 сентябрь 1986 ел

Белеме: Кама дәүләт физик культура институтының Физик культура һәм спорт факультеты

Ярата: ачык, ихлас кешеләрне, йорт хайваннарын, әнисе пешергән бар ризыкны

Яратмый: ялган һәм икейөзлелекне, вак-төяк күзгә күренми торган эшләрне

Курка: ялгызлыктан

ТӨНГЕ ДОЗОР

Ниләр генә кыланмадым соңгы ярты елда. Берәүнең туган көнен төне буе троллейбуста йөреп каршыладык; Миллениум күпереннән аска очтым; байкерлар белән шәһәр буйлап матайда чаптым; бер трамвайда кондуктор булып эшләдем; Мисырда да йөреп кайттым… Салават күпере кебек төрле төстә минем тормыш.

УФ-Ф-Ф!!!

Футбол фанаты түгелмен. Кемнеңдер туп артыннан куып йөргәнен карап, борчылып утырыр өчен юләр булырга кирәктер. Соңгы ыштаныбызны сала-сала салым түлибезме? Түлибез! Аларга уйнаган өчен акча да бирәбез, әле шуны карап, нервыбызны да себереп түгәбез. Ярар, һәркемнең үз эше. Әлеге маҗараларны читтән күзәтүче буларак, шундый нәтиҗә ясадым: футбол – спорт түгел хәзер, ә сәяси вакыйга. Дәүләт Думасында кабул ителгән һәрбер ахмак закон саен халык шулай берләшә торган булса, чәчәк атар идек, билләһи.