Блог архивлары

Шакшы дөге токмачы

Укудан кайтырга чыктым да суык булгач, автобус көтеп тормадым, “мотор” тотарга уйладым. Шул арада берәү сызгырып килеп тә туктады. Бәясен дә кыйммәт сорамаган кебек тоелды. Утырдым инде. Тел сөяксез – сөйләшеп киттек. Бу абзый Кытайдан икән. Татарчасын Казан арты татарларыннан да чистарак сөйләшә. Һич Кытай кешесе дип уйламассың.

– Инде бишенче елымны Казанда яшим, – диде үзен Самир дип таныштырган кытайлы. – Казанга килеп, татар кызына өйләндем дә менә хәзер туган якларыма да кайтып китә алмыйм. Бигрәк матур бит татар кызлары, – диде ул көлеп.

“Төшемдә догалар өйрәнәм”

Зәмзәмия апаның куллары алтын– Аның куллары могҗиза ясарга сәләтле. Хәтта табиб диагноз куя алмаган авыруларны да үзенең тылсымлы кулы белән дәвалый, өметсез авыруларны да аякка бастыра ул. Озак вакытлар хастаханәдә ятып тернәкләнә алмаган баламны бер карау белән аякка бастырды. Өмет өзә башлаган идек инде юкса, – диде бер танышым. – Аның яныннан бөтенләй башка кеше булып чыгасың.

Йөзьяшәр әбидә кунакта

Бу язмага тотынганчы, сүзне нәрсәдән башларга белми озак утырдым. Аптыраш, юкса әллә ни кыен тема да түгел инде. Шулай да аны үзенчәлеклерәк, башкачарак башлыйсы килгән иде. Героем да гади кеше генә түгел бит, ә бер гасыр гомер кичергән Хаҗәр апа Мәсгүтова. Аңа быел август аенда 100 яшь тулган.

“Умартачы бал кортыдай эшләргә тиеш”

Менә тел өстеңә сал да татып кара, төере бармы, юкмы? Кәрәз чүбе түгел, ә нәкъ менә балның төере хакында сорыйм… Төерле булмаса, бал чын була. Ул йомшак, шома, әчкелтем булырга тиеш.

Дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, татлы хыял дөньясына чумдым. Әнә шулай итеп быелгы, яңа аертылган бал ашаттылар миңа күптән түгел. Чынын ялганыннан аерырга, балда ачы тәм тоемларга өйрәттеләр.

31 МАЙ – ТӘМӘКЕДӘН БАШ ТАРТУ КӨНЕ

Тәмәке тарту нәтиҗәсендә никотиннан психологик һәм физик бәйлелек барлыкка килә. Шуңа да карамастан ул бүген иң киң таралган начар гадәт санала. Дөньяда миллиардка якын кеше тәмәке тарта. Шуларның иң күп өлеше – 80%ы бай булмаган илләрдән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, әгәр кешеләр тәмәке тарту гадәтен ташласа, уртача гомер озынлыгы күрсәткече артачак икән.