Блог архивлары

Галәмнән хәбәр килгән…

Күптән түгел генә редакциябезгә бик калын хат килеп төште. 12 битле 6 дәфтәрдән торучы шундый ук хәбәр (шул ук күләмдә һәм эчтәлектә – авт.) узган ел бер килгән иде инде. Беренчесендә аны җитди кабул итмәдек, чөнки “Аллага чынлап буйсынырга вакыт” дип исемләнгән һәм Хозыр Ильяс дип имзаланган бу дәфтәрләр билгеле бер секта “дәреслеген” хәтерләтте. Икенче тапкырында да шундый ук дәфтәрләр алгач, әлеге авторның үҗәтлеген бәяләп (6 дәфтәрне язып тутыру өчен күпме көч һәм вакыт кирәк, ләбаса), аның белән танышып кайтасы иттек. Өстәвенә, соңгы килгән дәфтәрләрнең берсендә теләсә-кемне җәлеп итәрдәй берничә кызыклы җөмләгә дә юлыктык. Хат авторы билгесез очучы объект һәм аның тарафдарлары белән очрашуы, аралашуы турында искәрткән һәм тиздән дөнья бетәчәге хакында да кисәткән иде безне.

Шакшы дөге токмачы

Укудан кайтырга чыктым да суык булгач, автобус көтеп тормадым, “мотор” тотарга уйладым. Шул арада берәү сызгырып килеп тә туктады. Бәясен дә кыйммәт сорамаган кебек тоелды. Утырдым инде. Тел сөяксез – сөйләшеп киттек. Бу абзый Кытайдан икән. Татарчасын Казан арты татарларыннан да чистарак сөйләшә. Һич Кытай кешесе дип уйламассың.

– Инде бишенче елымны Казанда яшим, – диде үзен Самир дип таныштырган кытайлы. – Казанга килеп, татар кызына өйләндем дә менә хәзер туган якларыма да кайтып китә алмыйм. Бигрәк матур бит татар кызлары, – диде ул көлеп.

2011 елга йолдызлар вәгъдә итә!!!

Йолдызлар вәгъдә итә!КУЧКАРЛАР өчен 2011 ел киләчәкне планлаштырудан, материаль һәм интеллектуаль кыйммәтләрне барлаудан башланачак. Бу сезнең өчен күчеш чоры. Ул соңгы ике-өч елга караганда күпкә уңышлырак булачак, ләкин максатка ирешү өчен, күп көч түгәргә туры килер.

“Төшемдә догалар өйрәнәм”

Зәмзәмия апаның куллары алтын– Аның куллары могҗиза ясарга сәләтле. Хәтта табиб диагноз куя алмаган авыруларны да үзенең тылсымлы кулы белән дәвалый, өметсез авыруларны да аякка бастыра ул. Озак вакытлар хастаханәдә ятып тернәкләнә алмаган баламны бер карау белән аякка бастырды. Өмет өзә башлаган идек инде юкса, – диде бер танышым. – Аның яныннан бөтенләй башка кеше булып чыгасың.

Язмышың уч төбендә…

“Матурым, бир кулыңны, язмышыңны сөйләп бирәм”, – дигән тавышка уянып киттем. Каршымда чегән хатыны басып тора. Куркып, алдымдагы сумкамны барладым, ярдәм сорарга җыенгандай, тирә-якта утыручыларга күз салдым. Кеше күп – куркыныч түгел, димәк. Сумкам да урынында. Эх, мин әйтәм, шундый ваемсыз рәвештә вокзал уртасында йоклап утыр инде. Ирексездән, ишекләрен күз алдымда ябып китеп барган электричканы каһәрләдем. Тик ни мәгънә?!