Блог архивлары

Зарланма, солдат хатыны!

Мин бик кыен хәлдә калдым. Азнакайның 89нчы номерлы һөнәри лицеенда икенче елымны эшче профессиясенә укып йөрим. Узган ел кияүгә чыктым. Аннан иремне армиягә озаттым. Ирем Кәлимуллин Фирзәр Зилфирович Пермь крае, ЗАТО Звездныйда в/ч 32755тә хезмәт итә. Ул армиядә чакта балам туды. Барысы да 2010 елда булды һәм мин шуннан бирле михнәт чигеп яшим. Миңа әнием булыша. Ул Тымытык авылыннан көн саен Азнакайга килеп мин укуда чакта баламны карый. Без шул авылда пропискада торабыз, әти-әнием авылда үз йортлары белән яшиләр. Азнакайда вакытлыча бер бүлмә арендалыйм, тик балам да, әнием дә булгач, миңа хуҗа кеше бүлмәне бушатырга куша. Хәзер кая барырга да белмим, армиядәге ирем дә безнең хәлне белеп бик борчыла.

Айгөл НӘФИСОВА.

Азнакай.

Гөлшаһидә мәхәббәте

Ул бүген Балык бистәсе районы Котлы Бөкәш авылына – үткәненә әйләнеп кайтты. Кайтырга курыккан елларына. Инде ничә дистә ел үткән, тик күңел яралары гына әле дә төзәлмәгән икән. Онытылган кебек иде югыйсә. Тормыш көзенә кереп барганда күпләр шулай эшлидер, үткәннәрне юллап сәяхәт кыладыр кебек тоелды аңа. Үткәнең барыбер бер куып тотып, бердәнбер көнне кемлегеңне исеңә төшерә икән. Юк, зур үкенеч тә юк кебек! Һәрхәлдә яңадан туасы һәм тормышны өр-яңадан башлыйсы килми. Нибары 47 елны гына… Эх, үткәнеңә кайтып бер мизгелне генә үзгәртә алсаң да гомерең бөтенләй башка юнәлеш алыр иде. Күп тә кирәкми, нибары бер мизгел! Бүген Гөлшаһидә апа шулар турында уйлады. Язмыш башкаларга карата да шулай кырыс микән?!

Чал чәчле әби гомеренең иң бәхетле минутларын эзләп кайтты бит монда. Тик ул минутлар шушы чардуганнар арасына кереп адашкан да, Гөлшаһидә әбине мәңге эзләп таба алмас кебек.

“Сорыкорт” ирләр

Казандагы «бөке»ләр проблемасы мәңге хәл ителә алмас, мөгаен. Юллар төзү – бездә гаять озак эш, ә машиналар көннән-көн артып тора. Хәзер «бөке»ләргә дә ияләндем инде. Гомер укылмаган романнар шунда укыла, радиодагы яңалыклар да шунда гына тыңлана. Кайвакыт әллә нинди гыйбрәтле тормыш сабакларын да шунда аласың.

Кичен эштән кайтып җитү – иң зур бәла. Автобуслар шыгрым тулы булу сәбәпле, туктап тормый гына үтеп китә. Туктаган очракта да анда керергә өлгерәсеңме, юкмы – билгесез. Шул консервы банкасына эләгеп, ике сәгать ярым бер аякта басып бару да – шәһәр халкы өчен бәхет.

Кичке 4 тулып киткәч үк, тукталышка чыгып бастым.

Бәхетем – үземнән, бәхетсезлегем синнән…

Гаилә ул – җәмгыятьнең тоткасы. Барысы да шуннан башлана. Җәмгыятьнең хәле, хәтта сәяси вәзгыять тә шул кечкенә генә ячейкаларга бәйле. Игътибар иткәнегез бармы: ныклы гаиләдә тәрбияләнгән балаларның да гаиләсе нык, язгы-көзге җилләргә, чит-ят сүзләргә чыдам була. Ак күлмәк, пар балдаклар, табын тулы кунаклар… Кайсыбыз гына бу хакта хыялланмый икән?

Башкорт-татар туе

Чеп-чи татар кызын башкорт егетенә кияүгә биреп кайттым күптән түгел. Әкәмәт шәп туй булды ул! Бар да гади, тыйнак, шул ук вакытта күңелле итеп оештырылган. Ул башкортларның кунакчыллыгын күрсәгез… Искитмәле!