Блог архивлары

ЧУКМАР-ТУКМАР ТАРИХЫ

Үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең килсә, күршеңнән сора, диләрме әле?! Гаделлек “торгызу” максаты белән чыгып киткән җирдән, кемнең кем икәнлеген күреп, ишетеп, аптырап кайттым. Анда җир дә бүләләр, төрле сәер ысуллар ярдәмендә мөнәсәбәтләр дә ачыклана, еллар буена җыелып килгән ачу да тышка чыга… Алдан ук әйтим әле: монда чишелеш юк! Һәрхәлдә, минем өчен. Крылов мәсәлендәге аккош, чуртан һәм кысла кебек, һәркайсы арбаны үз ягына каера. Һәркемнең үз дөресе – дөрес!

БОЗЫК ШАУРМА

“Мин мөселман, алдамыйм”, – дия-дия күзгә карап ялганлап, бозылган ризык сатып ятучыларны күп күрдем инде. Ә күптән түгел генә шундый мактап сатылган “свежий” ризыктан иптәш кызым агулана язды. Шунысы кызганыч: бу товарны сатучы чит ил “кунагы” гына беркем алдында да җавап тотарга җыенмый. Әле, киресенчә, цензура аркылы үтми торган сүзләр әйтеп, безне үк сүгә, кычкыра… Әйтерсең ул түгел, ә без килеп, аны әчегән шаурма белән сыйлаганбыз.

БУЛАЧАК ДЕПУТАТ ЮЛ ЯРА

Кич. Эштән кайтырга чыктым. Күпкатлы йорт каршында җыелган халык артык шау-шу тудыруы белән игътибарны җәлеп итте. Ирексездән шул якка атладым. Уртада басып торган яшь кенә иргә бер төркем кеше: “Рейдер”, “Без сезне чакырмадык”, “Халыкны талаучылар”, – дип кычкыра, аны “ераккарак” юллап, бу йорт яныннан куа иде.

“ПСИХУШКА”ДА НИНДИ СЕР ЯШИ?

Кичтән бик якын танышым билгесез номердан шалтыратты…

Сәлам. Басып торасыңмы, утырыпмы? Тотын. Мине бер атна элек “психушка”га яптылар. Хәл белергә килми калма.

Аңламадым… Ирексездән ачылган авызымны көчкә яптым да, телемне әйләндереп, ике генә сүз әйтә алдым:

– Нигә? Ничек?

ТАБЫШМАК

“Галиәхмәт бабай сугыштан имгәнеп кайтты. I группа инвалид. Ул урын өстендә генә ята, йөри алмый. Аңа инде 86 яшь. Җитмәсә, ике бүлмәле фатирда япа-ялгыз. Карчыгы үлгәнгә өч ел, ә балалары булмады. Дөрес, ярдәм итәргә теләүче тиз табылды үзе. Фатир әйбәт бит!