Блог архивлары

ЯЗ ХӘТӘР АЛЫП КИЛӘ

Узган ялларда авылга кайтып килергә карар кылдым. Бакчада казыныйм, саф һава сулап килим, мин әйтәм. Туйган бу шапшак шәһәрдән. Шакшы булмый ни, кар эрегәч, бөтен чүп-чар өскә чыга. Юл буенда яткан шприц, шәхси гигиена әйберләре, хайваннар калдырган “күчтәнәчләр”не күрмәмешкә салышып булмый. Күз салсаң – күңел болгана.

УРТАК КАЙГЫ

Смоленскидан ерак түгел егылган “ТУ-154” очкычы турында күп сөйләнде, байтак язылды. Татарстан да бу вакыйгадан читтә калды дип уйласагыз, ялгышасыз: узган атнада “Азатлык” татар яшьләре берлеге, “Фикер” клубы яшьләре Бауман урамында кайгы җыены үткәрде.

КОТЫЛГЫСЫЗ РЕФОРМА

Узган елның декабрендә Русия Президенты Дмитрий Медведев “РФ эчке эшләр органнары эшчәнлеген камилләштерү чаралары” турындагы указга кул куйды. Шуңа өстәп, Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесенә өч ай эчендә реформа концепциясе әзерләргә кушылган иде. Тик әлегә яңа закон проекты хакында дәшүче юк.

МӘХӘББӘТ ТАШУЧЫЛАР

Арчага концертка чакырдылар бит әле. Моң-зар тулы хатлар өелеп килсә дә, концертка дип чит районга чакырган кеше юк иде моңарчы. Шатланып риза булдым.

“Бездә атна саен концерт, аптырамагыз. Телисез икән, атна саен килегез”, – дип шаяртты бер арчалы. Баксаң, әлеге районның предприятие, оешма һәм учреждениеләре, авыл җирлекләре чиратлашып концерт куя, шулай үзара ярыша икән.

КАНУН ДИГӘН КАЙГЫ

Милли компонент мәсьәләләре тирәсендә купкан шау-шу әле дә тынмый. 20 февральдә Чабаксарда Русия Федерациясендәге җирле халыкларның туган телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый оешма вәкилләре форумы узды. Милли музей бинасында узган бу җыенда Русия төбәкләреннән килгән вәкилләр генә түгел, чит ил кунаклары да күп иде.