Блог архивлары

АРАКЫ СИДЕКТӘН ЯСАЛА

Эчүчелек хакында күп языла. Редакциябез почтасында да, шул зәхмәт белән бәйле бәхетсезлекләр, гыйбрәтле хәлләр турында хатлар күп. Языла, сөйләнә, куркыныч чир икәнен беләбез, ә менә эчкечелек кимеми. Күптән түгел, аракыга багышланган фильм карарга туры килде. Булдыра алсам, әлеге киноны барлык Русия халкына күрсәтер идем дә, булмый шул.

МУЕНЫҢ ГЫНА ЧЫДАСЫН!..

Дустым Илһам, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли башлады. Урнашыр алдыннан кимендә 7-8 мең акча вәгъдә иткәннәр. Нияте – социаль ипотека буенча фатир алу. Ләкин… Мәктәптә ниләргә тап булуын минем белән дә уртаклашты ул. Көндәлеге аша.

КОРТКА КАРШЫ… ЗАКОН?

Гөмбә җыярга урманга барган идек. Шундагы бер агачта колорадо коңгызы күреп авып китә яздым. Монда кадәр үтеп кергән бит, хәшәрәт! Агач астындагы үләнне сырып алганнар. Шулай итеп, читтән килгән халык Татарстан базарларына хуҗа булган сыман, бакча-урманнарыбызда колорадо коңгызы хакимлек итә. Бу инде илкүләм афәткә әйләнде бугай. Нинди генә агу сипсәң дә, ике көн үтми, бакчалар кып-кызыл була. Җиләкмени! Җәй буе алар белән көрәш алып барабыз.

РЕМОНТ

Акшарлары коелып беткән түшәм, гомерендә бер мәртәбә буяу күрмәгән, көрәк белән кырып юарлык пычрак идән, күгәненнән аерылып төшкән тәрәзә, кубып беткән обойлар… Җәйге каникулдан килгәч, тулай торактан бирелгән бүлмәбезне күреп авып китә яздык. 2 ай тирәсе ремонтка тотынырга вакыт җиткерә алмый йөргәннән соң, тышта сары көз бетеп, яңгырлар яварга тотынгач, тәрәзә юклыгы да сиздерә башлады. Ишекне катырак япсаң, түшәм дә коелып төшәргә күп сорап тормый.

“БАРЫ ТИК ЯШЬЛӘР ӨЧЕН!”

Бер танышым күптән түгел генә кулына диплом алды. 5 ел уку дәверендә йөзләгән билет соравына җавап таба алган бүгенге укытучы: «Инде хәзер кая барасың?» – дигән сорауга гына җавап таба алмый. «Мәктәпкә эшкә урнашыр идем, хезмәт хакы фатир өчен түләргә җитәр микән?» – ди.