Блог архивлары

ШУХЫР-МУХЫР

Өч яшьлек энемнең иң яраткан уенчыгы – мобиль телефон. Әнисенә ничек шалтыратасын, телефонның кайсы төймәсенә басып, шалтырауны ничек кабул итәсен, ни рәвешле сөйләшәсен белә. Шундагы уеннарны уйнап туйганга, алар аңа кызык түгел инде. Кулыңда яңарак модель телефон күрсә, талап алырга да күп сорап тормый. Кыскасы, телефон – энемнең иң якын дусты.

АНОНИМ ИНТЕРВЬЮ

Гадәттә, кая да булса барырга чыксам, транспорттагы очраклы күршемә “бәйләнә” башлыйм. Сөйләшеп барганда юл да сизелми. Алай гына да түгел, гел яңа кешеләр белән танышу бер “хобби”га әверелде дисәм дә ялгышмам, мөгаен. Табышмак чишкән кебек, һәр кешедән ниндидер бер “изюминка” эзлим. Табаммы, тапмыйммы, мөһим түгел. Эзләве кызык.

ЗӘҢГӘР БАЛАЛАР

Сырхауханә темасына бүтән беркайчан да әйләнеп кайтмам дигән сүзем бар иде. Әйләнеп кайтмый булмас, ахрысы. Юк-юк, ишек төбендә чират тору, ришвәт бирүләр турында түгел монысы…

“ДУРАКЛАР АВЫЛЫ” димәгез

Без “Безнең гәҗит”тән хезмәт хакы аз булган урыннарга барып, тикшереп язган язманы укыган идек. Моңарчы куркып йөрдек.

Яңа Чүриле психо-неврологик интернатта санитарка булып эшлибез. Тәүлек буе җаваплылык безнең өстә, авырулар төрле. “Вредность” бара, ә хезмәт хакы ай саен кими, нинди хәлдер. Августа 3700 сум алган идек, сентябрь аенда квартал премиясе белән бергә 3700 сум бирделәр. Шул премия булмаса, 2872 сум хезмәт хакы булыр иде. Шәймиев акчасын да июль аеннан бирле күргән юк. Беркем берни аңлатмый. Эш урыны да кирәк.

КИЯҮГӘ ЧЫГАРМЫНМЫ?

Университетның соңгы курсына җиттем дигәндә, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар көнләп түгел, сәгатьләп арта. Әкәмәт, кызык! Төркемдәшләрем дә бер-бер артлы кияүгә тарала башлады. Ике кызга бер егет туры килә дигәненә дә ышанмый башладым хәзер. Үземә сорау зур булгач. (Сайлана башлавым шушыдыр, мөгаен.) Кыз затын эзләп йөрүче өйләнердәй ир-егетләр Казан тулы икән ләбаса. Әле шуларны берничә категориягә бүлеп карарга була. Әйтик, 48 яшьлек берәү икенче хатын булырга ризалыгымны сорагач, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Кемне генә очратмассың, әстәгъфирулла! Гомумән, өйләнү, кияүгә чыгу мәсьәләсенә һәркемнең үз карашы…