Блог архивлары

ИҢ “ҖИҢЕЛ” ЭШ

“Менә рәхәт кеше син, ичмасам, әллә кайларга йөрисең, кемнәрне генә күрмисең. Танышып, тел “кашып” йөргән өчен, акча да аласың”, – дияргә ярата торган бер танышым бар. Үзе кибеттә эшли, акчасын да аз түлиләр икән. Азы-күбе күпме буладыр тагын. Кем белә, бәлки, нәкъ менә мин зарланып, аннан көнләшеп утырырга тиештер… Ул гына түгел, күпләр журналистиканы бик җиңел һөнәр дип уйлый. 

ПЕНСИЯЛӘРНЕ АРТТЫРМАГЫЗ!!!

Казанның Ленин бакчасында Советлар Союзы елларын хәтерләтүче элмә такта бар. Кем куйгандыр да кем карап торадыр – белмим, ләкин анда даими рәвештә “Правда” газетасының яңа номерлары эленә. Яшьләр әлеге күренешкә битараф. Ә менә шул бакчага килгән туристлар тактаны игътибардан читтә калдырмый.

“МИН “ЧӘЙНЕК” ТҮГЕЛ!”

Калтырый башлагыз, егетләр! Бүген мин машина йөртү хокукына ия булдым. Әйе, юл хәзер тагын бер кызга артачак. Калтырагыз дигәч тә, машина йөртә белми, катыргысын да сатып кына алган икән бу, дип уйлый күрмәгез тагын. Сезнең ни әйтәчәкне алдан белгәнгә күрә генә шулай диюем. Руль артында утырган хатын-кызга шикләнеп, көлеп, куркып караучы ирләр – яңалык түгел. Иптәш егетләр дә бу шатлыклы хәбәремне шундыйрак рухта кабул итте.

БОЛГАТАЛАР ДӨНЬЯСЫН…

Кайтып керсәм, әбием телевизор каршында елап утыра…

–            Шундый нечкә күңелле булырга ярамый инде. Тагын һинд киносы карап утырасыңмы, әби? – дидем ачулангандай итеп. Шул әбекәемнең юктан да елавына, бар дөнья мәшәкатьләре өчен ут йотып, вак-төяк гаделсезлекне дә күңеленә авыр кабул итүенә тыныч карый алмыйм. Җитмәсә, мине дә шундый итеп тәрбияләде бит.

БОЗЫК ШАУРМА

“Мин мөселман, алдамыйм”, – дия-дия күзгә карап ялганлап, бозылган ризык сатып ятучыларны күп күрдем инде. Ә күптән түгел генә шундый мактап сатылган “свежий” ризыктан иптәш кызым агулана язды. Шунысы кызганыч: бу товарны сатучы чит ил “кунагы” гына беркем алдында да җавап тотарга җыенмый. Әле, киресенчә, цензура аркылы үтми торган сүзләр әйтеп, безне үк сүгә, кычкыра… Әйтерсең ул түгел, ә без килеп, аны әчегән шаурма белән сыйлаганбыз.