Блог архивлары

МАНТЫЙКЫЙ МӘСЬӘЛӘ

Ул үзе дә күп укыган, ул үзе дә күп белә...Газетага Казан шәһәрендә яшәүче Миңнезаһир абый Хикмәтов мөрәҗәгать итте. Телефон аша бик озаклап, “тәмләп” җир, гараж, буталган кадастр номеры хакында сөйләде ул безгә. “Бармаган җирем калмады, сез генә ярдәм итә аласыз”, – дигәч тыңламыйбызмы инде?! Дөресен генә әйткәндә, авыр тема – бер-ике көн кәгазь боткасында актарынгач кына, нәрсәнең ни икәнен белә башладым кебек.

“Бөекләр” исемлеге

Берчак телевизордан көне-төне әйләнгән “Русия исеме” проектын хәтерлисездер. Сталин, Ленин, Пушкин, тагын бик күпләрне санап, Русиянең нинди бөек ил һәм русларның мәңгелек халык булуын аңлаттылар безгә. Ялгышмасам, анда 12 исем сайлап алдылар. Бөтен яңалыкның читтән кергән искелек булуын күздә тотып, “Русия исеме”нең дә тарихын белү кызык булыр. “100 бөек британияле”, “Бөек украиннар” проектының күчермәсе иде ул. Шуларның тагын бер “клоны” барлыкка килде һәм хәзер без “Татарстан исеме”н сайлаячакбыз.

ТАТАРГА ДӘҮЛӘТ КИРӘКМЕ?

Хәтер көненә елдан-ел азрак кеше җыела. Җыелучылар да “Азатлык!” шигаре тотып, тәкъбир әйтә, аннары “Азатлык! Бәйсезлек!” дип кычкырып урам буйлый. Хәтер көненә чыккан булсаң да, ул хакта сөйләнүче сүз минимум дәрәҗәсендә. Шунысы аяныч: лозунг тотып алдан йөрүчеләр дә күптән пенсия яшендә инде. Яшьләр ул көн хакында белми. Белүчеләрнең дә берәвенә көннең яңгырлы булуы комачау итсә, кайберәүләрне телефонына килгән СМСлар куркыткан. “Хәтер көненә чыксагыз, университеттан куыласыз”, имеш… Уздырылган сораштыруым да лозунгларда язылган, урам тутырып кычкырылган бәйсезлек хакында булды.

– “Бәйсезлек” сүзен сез ничек аңлыйсыз? Татарга дәүләт кирәкме?

ТАТАРЛЫК ТАРИХКА КЕРЕП КАЛМАГАЕ

“Казанның милли йөзен бетерүгә юл куймыйк!” диелә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы белдерүендә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат-конференциясендә җитди сөйләшү булды. Кызганыч, татарлар мамонтлар хәленә калмагае, дигән фикерне сөйрәп кайттым әлеге конференциядән.

“БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ” КУНАК БУЛДЫ

Казанда ничә ел укып, шул “Шәрык клубы”на бер барып карамадым. Юкса “Безнең гәҗит”тә дә әлеге милли-мәдәни үзәк хакында күп яздылар. Төркемдәшләрем дә анда еш була.

Узган пәнҗешәмбе кичендә әлеге клубта булырга туры килде. Эшсезлектән интеккәндә исемә төште дисәм, дөресрәк булыр. Җәй уртасында да яшьләр йөри микән, нишлиләр анда, янәсе. Аннары, ара-тирә газета укыгач, биредә кичә саен ниндидер кунак булуы да – минем өчен яңалык түгел.

Ә менә кичәнең кунагы Илфат абый Фәйзрахманов икәнен белгәч, чаптым бу кичәгә.