Блог архивлары

Кәҗәләр авылы

Мамадыш районы, Шәдче Башы авылы совет чоры заманында гөрләп яшәде. 65 хуҗалык бар иде. Хәзер авылыбыз көннән-көн артка тәгәри. Үлүчеләр саны да ел саен арта. Яшьләр санаулы гына калды. Соңгы елларда балалар бөтенләй тумый диярлек. Авылның 90%ы – пенсионерлар. 1960-1998 елларда сыер, сарык, дуңгыз, кош-кортны өй саен күпләп асрадылар. Печән, салам, ашлыкны үзебезнең колхоз мулдан биреп барды. Фермаларда 800 дуңгыз, 1500 баш сарык, 30лап ат асралды. Хәзер авылыбызда бер баш мал-терлек тә калмады, чөнки бөтен фермаларны җимереп, кишәрлекләрен турап, төсле металлга тапшырдылар. Хәзер үзебезгә мал асрарга мөмкинлек юк. Авылыбызда 3-4 сыер гына калды, аны да яшьрәк гаиләләр асрый. Алар да авылдан чыгып китү ягында. Берничә елдан авылның бетүенә шигем юк. Калган пенсионерлар кәҗә асрауга күчеп бара. Шуның өчен дә хатның исемен Шәдче Башы – Кәҗә авылы дип куйдым. Кәҗәне дә кар ашатып, бәрәңге сабагы белән генә асрап булмый.

Чуашлар да милләт өчен көрәшә

Залда тамаша башланганын көтеп утырам. Сәхнә чаршавына милли бизәкле сөлгеләр эленгән. Талгын гына җыр яңгырый. Шулчак яныма бер ир килеп, нидер сорады. “Чуаш”, – дигән сүзен генә ишетеп калдым. “Юк-юк, мин чуашча белмим”, – дигән идем дә, ул миңа карап: “Чуаш башкаласында яшәп, туган телне белмисез, сезгә оят булырга тиеш”, – диде. Чабаксар шәһәрендә алган беренче чирканчык булды бу минем. Шуннан соң аңа Казаннан булуымны, татар икәнлегемне һәм үз телемне бик яхшы белүемне ипләп аңлатырга туры килде. “Татарлар – тугандаш халык, хөрмәт итәм аларны. Без төркиләр!” – диде Чуашстандагы яңа танышым һәм чуаш телен белмәүче үз якташларын сүгеп алды. Кияүдә түгеллегемне белгәч, Чуаш университеты укытучысына димләргә тотынды.

Участковыйлар куркак?

Эшебезгә күрә еш кына полиция (элек милиция) белән кулга-кул тотынышып эшләргә туры килә. Эчке эшләр министрлыгында да еш “кунак” без. Узган 2010 ел әлеге министрлыкта Халык ышанычын яулау елы буларак игълан ителгәч, хокук саклау органнарының мактауга лаек эшләрен даими күреп тордык. Күргән әйберне газетага яза торган гадәт тә бар бит әле. Мактарлык эше бар икән, нишләп күз йомарга, ди, шулаймы? Әле кайберәүләрнең шалтыратып: “Милицияне мактаганны халык яратмый, хурлаганны гына ярата, язылучыларыгызны югалтып бетерәсез бит”, – дип, җылы киңәш бирүен дә хәтерлим.

“Киләсе ел авыррак булачак”

Миңнеханов журналистлар "капкынында" Эчке эшләр министрлыгындагы коллегиядә соңгы тапкыр милициянең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. Соңгы тапкыр дигәч тә, хокук саклау органнарын куып тараталар дигән сүз түгел әле бу. Милиция урынына полиция булачак, димәк, киләсе елга инде милициянең түгел, ә полициянең эшчәнлегенә нәтиҗәләр булачак…

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, РФ Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Аничин, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР прокуроры Кафил Әмиров һәм Президент аппаратындагы башка җитәкчеләр, район башлыклары, район эчке эшләр бүлекләре җитәкчеләре катнашында узган бу коллегиядә милициянең бүгенгесе һәм киләчәге хакында сүз күп булды. Кыскасы, Татарстан милициясе эшчәнлеге Русиядә иң яхшылардан санала һәм бездәге җинаятьчелекнең елдан-ел кимүе дә игътибарга лаек икән.

Төркиядә безне сөйлиләр

Төркиядә татарларның сүз иреге барСоңгы арада интернет аша гына булса да Төркия матбугат чаралары белән танышып барырга тырышам. Дөресен генә әйткәндә, Татарстан һәм Русия сәясәтенең чынбарлыгын шул матбугат чаралары аркылы тагын да ачык аңлыйсың. Кем әйтмешли, читтән яхшырак күренә. Алар да бездә барган вакыйгаларны яхшырак күрәдер кебек тоела башлады. Безнең газета-журналлардагы кебек тел яшерү, әйтергә теләгәнне чеметеп-чеметеп кенә кыстыру юк анда. Бар да ничек бар, шулай язылган.