Блог архивлары

Алдарлар илендә

«…Матур көннәрнең берсендә Джельсомино бәхет эзләп дөнья буйлап сәяхәткә чыгып китә һәм Алдакчылар иленә килеп эләгә. Үз иптәшләреннән торган төркем белән хакимиятне яулап алган элеккеге пират Джакомон патша әмере буенча бу илдә барысы да (хәтта хайваннар да) гел алдарга тиеш икән! Песиләргә эт булып өрергә, этләргә мияуларга, атларга сыер булып мөгрәргә, ә сыерларга кешнәргә кушылган ди монда. Балалар да мәктәпләрдә тапкырлау таблицасын арттан алга ятлыйлар. Рәссам атларны 13 аяклы, дөяне биш бөкреле, кеше портретларын алты күзле һәм өч борынлы итеп ясарга мәҗбүр. Ипи кибетендә дә икмәк урынына каләм карасы саталар, бары тик ялган акчалар гына әйләнештә йөри, ә кешеләр бар яңалыкны ялган белән шыплап тулган «Үрнәк алдакчы» газетасыннан укып беләләр икән».

ЕЛГАДАГЫ ТИТАНИК

Куйбышев сусаклагычында «Булгария» теплоходы бату турындагы яңалыкка башта күпләр игътибар да итмәгәндер. Беренчедән, көн дә бер фаҗига булып торган илдә андыйга гына тиешле әһәмият биреләмени?! Икенчедән, ул бит диңгез түгел – елга. Диңгездә генә ул очсыз-кырыйсыз киңлекләр. Ә монда һәрчак балыкчы көймәләре, метеор, теплоход, катерлар белән кайнап торган Идел елгасы. Елга гына! Тик бар да без уйлаганча җиңел булып чыкмады. Күп тә үтмәде, берсеннән-берсе куркыныч хәбәрләр ишетелә башлады. Ул яшенле, давыллы, көчле яңгыр вакытында әйләнгән икән, диделәр. Бортта йөздән артык кеше булган, шуларның 50се – балалар… Теплоход батуы турындагы беренче хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 13:58 сәгатьтә килеп ирешсә, инде бер-ике сәгатьтән матбугат чаралары аша бөтен Татарстан бу хәбәрне ишетте.

Мәктәпләрне кем яба?

Соңгы кыңгырау бәйрәме быел бик күп мәктәпләр өчен, чыннан да, соңгысы булды. Газиз мәктәп парталары да күпләр өчен бары тик фотоларда гына сакланып калачак. Югары белемле укытучылар да әнә шул ташландык мәктәпнең иске-москы кирәк-яраклары хәлендә, алар анда-санда таратылачак һәм ахыр чиктә барыбер үзкыйммәтен югалтачак та…

Хөкүмәтнең чираттагы «акыл­­лы» реформасы мәк­тәп­ләр белән беррәттән, авылларны да юкка чыгаруга юнәлдерелгән кебек. Бүген балалар тавышыннан шау-гөр килеп торган авылларда бик тиздән үле тынлыктан башка берни дә калмас. Мәктәбе дә булмаган ятим авылга яшьләр кайтып төпләнеп, нәсел дәвамчылары турында кайгыртыр микән? Юк, миңа калса.

Ветераннарны кем агулый?

Пенсия яшендәге бу ханым газетабызга шалтыратып, телефон номерымны сорап алган. Шуннан соң берничә тапкыр элемтәгә чыгып, ул мине үз фатирына чакырды. «Даһи», берәүләр кебек, үзеннән интервью алдыртыр, мактап язуыбызны сорау өченме, дисәм, юк икән. Шалтыраткан саен, аңа төн кунарга килүемне ялварып сорый иде ул. Дөресрәге, аның йокысын саклау өчен, чөнки аны төннәрен күршеләре агулый, имеш. Газ белән. Стенага тишек тишәләр дә агулы газ җибәрәләр ди. Шунда ук килергә вакытым булмаганга, бу эш кичектерелә килде. Бервакыт, бүген барам дип тәвәккәлләп, Рәйсә апага шалтыраткан идем, ул үзенең Мәскәүдә булуын хәбәр итеп шаккатырды. Күршеләреннән һәм аны юк итәргә теләүчеләрдән иптәш хатынында качып ятуы икән. Инде бездән дә өметен өзгән булган. Кайткач, хәбәр итәргә сүз бирде.

Сүзендә торды да.

Сыерлар “курорты”

Татарстан Австралиядән 5 мең баш савым сыеры сатып алырга җыена. Моңа кадәр 2008 елда Апас районының Кормаш авылына шундый 1240 баш сыер кайтарылган булган инде. Бу хакта без газетабызның узган санында язган да идек. Теманы дәвам итеп, Кормаш авылындагы «диңгез арты сыерларының» тормыш-көнкүрешен карап кайтырга булдык.