Блог архивлары

ЛАТИН ГРАФИКАСЫ КЕМГӘ КИРӘК?

Журналистика факультетында укуның үзенчәлеге шунда: без укытучылар белән бәхәсләшә, үз фикеребезне курыкмыйча җиткерә алабыз. Аның өчен безне факультеттан куу белән куркыткан, имтиханнарда үч алу нияте белән “җилтерәткән” кеше дә юк. Филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамовның риторика курсларында бигрәк тә.

ТАТАРГА ДӘҮЛӘТ КИРӘКМЕ?

Хәтер көненә елдан-ел азрак кеше җыела. Җыелучылар да “Азатлык!” шигаре тотып, тәкъбир әйтә, аннары “Азатлык! Бәйсезлек!” дип кычкырып урам буйлый. Хәтер көненә чыккан булсаң да, ул хакта сөйләнүче сүз минимум дәрәҗәсендә. Шунысы аяныч: лозунг тотып алдан йөрүчеләр дә күптән пенсия яшендә инде. Яшьләр ул көн хакында белми. Белүчеләрнең дә берәвенә көннең яңгырлы булуы комачау итсә, кайберәүләрне телефонына килгән СМСлар куркыткан. “Хәтер көненә чыксагыз, университеттан куыласыз”, имеш… Уздырылган сораштыруым да лозунгларда язылган, урам тутырып кычкырылган бәйсезлек хакында булды.

– “Бәйсезлек” сүзен сез ничек аңлыйсыз? Татарга дәүләт кирәкме?

ТАТАРЛЫК ТАРИХКА КЕРЕП КАЛМАГАЕ

“Казанның милли йөзен бетерүгә юл куймыйк!” диелә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы белдерүендә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат-конференциясендә җитди сөйләшү булды. Кызганыч, татарлар мамонтлар хәленә калмагае, дигән фикерне сөйрәп кайттым әлеге конференциядән.

ТАТАР, ХӨСЕТЛЕК ИСЕ КИЛӘ!

Татар яшьләренең аралашу, дуслашу, фикерләшү үзәгенә әйләнгән “Шәрык” клубын юкка чыгару кемгә кирәк? Ни өчен “погонлы” абзыйлар бүген безне анда кертми? Бу – татарларга каршы оештырылган чираттагы гамәл түгелме? Рамазан ае дәвамында ифтар мәҗлесләре уздыру кемгә ярамаган һәм ни сәбәпле аңлы татар яшьләрен бүген урамга куалар? Татар кызлары һәм егетләре чираттагы пәнҗешәмбе кичендә Татар иҗтимагый үзәге каршында шушы сорауларга җавап эзләде.

ОПТИМИЗАЦИЯ ТАТАРЧА ТҮГЕЛ

Чарасызлыктан язылган хатлар редакциябездә күп. Кызганычка каршы соңгы вакытта мәктәп темасына язылганнары күбәйде. Шундый хатларның берсе белән танышыйк.

“Без, Обсерватория урта мәктәбендә татар телендә укытылган 6,7 сыйныф укучылары ата-аналары, Сездән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булдык.