Блог архивлары

МЕҢ КАТ УЙЛА ДА… ДӘШМӘ!

Кешеләр шулкадәр төрле… Берәүләр бер шешә аракы бәрабәренә бар илен сатарга риза, ә икенчеләр милләте, халкы өчен гомерен дә кызганмас иде. Милләт, халык дип йөрүчеләр арасында картлар гына дип уйлый күрмәгез тагын, бүген алгы сафта яшьләр.

Корбан гаетенә бер көн кала, “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзалары Тукай мәйданына пикетка җыелды.

ХӘТЕР КӨНЕ КАЙЧАН?

Әле кичә генә “Бердәмлек!” дип кычкырып йөргән татарлар тәки уртак тел таба алмады һәм аларның бер өлеше Хәтер көнен кабат 12 октябрьдә билгеләп үтте. Инде ничә еллар буенча сузылган бәхәс быел да актуальлеген югалтмаган ләбаса. 1989 елдан 15нче октябрьдә үтә башлаган Хәтер көне датасын астрономик исәпләүләр буенча ялгыш дип бәяләп, 12сендә үткәрү дөрес була, диючеләр барлыкка килде. Ничек булган шулай калсын, диючеләр күпчелекне тәшкил итсә дә, бер төркем аерылып чыгып, үзе билгеләгән көндә хәтер барлады һәм барлавын дәвам итә.

ТАТАРЧА КИНОНЫ АЗӘРБАЙҖАННАР ТӨШЕРӘ

“Сәнгатьнең иң мөһим юнәлеше булып безнең өчен кино тора”, – дигән Ленин. Килешәсездер, аның сүзләре бүген дә актуаль. Аеруча Татарстанда.

Бер ел чамасы элек, азәрбайҗан режиссеры яныма килде дә: “Татарстанда татарча кино булдырасым килә. Иҗади яшьләрне бушлай укытып, режиссура сәнгатенә өйрәтсәм, бергәләп кино төшерер идек, – диде. – Иҗади яшьләрне барларга булыш әле”. Дөресен генә әйткәндә, аның ихласлыгына ул чакта бик ышанмадым.

ТУКАЙ КӨНЕ – ОЛЫ КӨН УЛ

Әлеге көннең мөһимлеген кечкенәдән үк башыма салып үстерделәр. 26 апрельдә мәктәп сәхнәсендә шигырь сөйли идем, “Туган тел”не дә көненә берничә мәртәбә җырларга туры килә иде… Ә хәзер ул көнем бөтенләй башкача үтә.

СӘЯСӘТ ДИГӘН ПЫЧАК

Кадерле укучым! Тагын тел, милләт турында яза инде бу, димә! Ул хакта язулардан, “татар теле бетә” дип чаң кагулардан син туйгансыңдыр инде… Мин дә арыдым. Ләкин бу язманы, вакытың һәм мөмкинлегең булып, ахырына кадәр укып чыксаң иде. Бирегә үземнән берни дә өстәмәм, ә “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар фикерен генә язармын.