Блог архивлары

ТАТАРЧА ДОЗОР

Үземне бик зур эш башкарган кебек хис итәм. Шунлыктан күңел көлә, җырлый, тагын да зуррак эшләр эшлисе килә. Арып-талып кайтсам да, язарга утырдым әле менә. Тулып ташыган хис-кичерешләрне сезнең белән дә уртаклашмакчы булам. Хәтерлисезме, узган саннарның берсендә “Төнге дозор” уены турында – төнге Казан буйлап төрле биремнәр үтәп йөрүебез, әллә нинди кызыклы маҗараларга тап булуыбыз хакында язган идем. Бүген генә “Татарча дозор”да катнаштык.

ӘЙДӘГЕЗ, БЕЗНЕҢ АРТТАН…

– Иртәгә Татарстан бәйсезлек алачак һәм аның өчен минем гомер кирәк дисәләр, ике дә уйламый корбан булачакмын. Халкым, телем, әби-бабалардан калган гореф-гадәтләрем яшәсен, Татарстан чәчәк атсын иде, – дигәнен хәтерлим бер 19 яшьлек дустымның. “Ялгызың таулар күчереп булмый шул”, – дип уйласам да, кычкырып әйтергә базмадым.

КАНУН ДИГӘН КАЙГЫ

Милли компонент мәсьәләләре тирәсендә купкан шау-шу әле дә тынмый. 20 февральдә Чабаксарда Русия Федерациясендәге җирле халыкларның туган телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый оешма вәкилләре форумы узды. Милли музей бинасында узган бу җыенда Русия төбәкләреннән килгән вәкилләр генә түгел, чит ил кунаклары да күп иде.

ТАТФАК “МӨГЕЗЕ”

Сабантуйга барып җиткәнче ике битем өшеде. Декабрь аенда шундый мөгез чыгармасалар, беткәндер яз-җәй айлары… Үзем шунда чабам, үзем Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеге студентларын тиргим: тапканнар вакыт Сабантуй ясарга…

ТАТАР ТЕЛЕНӘ КАБЕР ТАШЫ?

Сынган кылыч, суынган көл – минем илем икән, Кабер ташында “үлгән тел” – минем телем икән.

Гөлназ ВӘЛИЕВА.

Кышның зәмһәрир салкыннары булуга карамастан, алар Бауман урамына җыелды. Кулларында Татарстан аләме, кабер ташы рәсемнәре төшерелгән плакатлар, төрле шигарьләр… Күмелгән кабер өстенә ташны кайчан куялар? Ташларга “татар теле”, “суверенитет”, “татар мәктәбе”, “Татарстан Конституциясе”, “татар югары уку йорты” дип язылган иде.