Блог архивлары

Билгесез бәйрәм

Якшәмбе иртән иптәш кыз шалтырата: “Кара әле, син бит журналист кеше, белергә тиеш: нинди бәйрәм хөрмәтеннән ял иттек соң без? Кичә дә көне буе котлаулы СМСлар яуды. Кайсыннан гына сорасаң да: “Кем белгән аны, ял итәбез икән, димәк, бәйрәм”, – дип җавап бирәләр. Син дә белмисеңме әллә?”

Хәтер тасмасы

Шау-гөр итеп быел да Хәтер көнен билгеләп үттек. Хәтер барларга гына түгел, дәүләтчелек таләп итәргә, “Азатлык!” шигарен яңгыратырга чыккан халык арасында студент яшьләрне дә, инде чаларган өлкәннәрне дә күрергә мөмкин иде. Башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге чарага әзерлек, массаларны җәлеп итү күренеше берничә көн алдан башланды. Бу дөрес тә. Тарихка пиар, реклама җитми бездә.

“ГАЙБӘТКӘ ЫШАНМАГЫЗ!”

Хөрмәтле редакция! Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Ф.Бәйрәмова шартлы рәвештә берьеллык хөкем белән генә котылгач шатланган идем.

Хәзер халык арасында шундый сүз йөри: имеш, ул М.Җәлилнең туган якларында булган һәм Мусага каршы компромат җыеп йөргән. Дөресме бу, гайбәтме? Үзеннән сорашып, бу хакта язып чыксагыз иде.

НУРЛАТТАН БАШЛАНДЫ ДИСЕННӘР…

“Мин татарча сөйләшәм! Мин татарча яратам! Мин татарча яшим!” девизы хәзер Казанда гына түгел, район үзәкләрендә дә яңгырый башлады. Башкалабызда “Үзебез” яңа буын хәрәкәте уздырган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе районнар өчен үрнәк булды, күрәсең. 30 апрельдә Нурлат районы мәдәният йорты да “Татарча сөйләште”.

ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮ МОДАДА

Хәтерлим әле, мәктәптә укыганда иң яхшы укучыларны җыеп “Тукай бәйрәме”нә алып киләләр иде. Шигърият бәйрәме, Туган тел көне түгел, никтер, нәкъ менә Тукай бәйрәме дип атый идек без аны. Казан буйлап экскурсия, ул чакта Камал каршында уза торган шул чарада тамашачы сыйфатында катнашу укуда бер стимул булып торды. Моннан сигез-тугыз ел элек Туган тел көнендә Равил Шәрәфиев, Фердинанд Сәлахов белән төшкән фотоларым әле дә саклана икән… Мәктәпне тәмамлагач та, ияләнелгән гадәт буенча ел саен Шигърият бәйрәменә йөрим. Быел да шул тамашаны күреп кайттым әле.