Блог архивлары

Милләтчелек көннәре

21.06.2011

Эльмира Исрафилованы яклап оештырылган пикетта булып, берничә фото ясарга туры килде. Дөресен әйтим, халык күбрәк булыр дип көткән идем. Пикетны болгатырга дип килгән 7-8 урыс бот чабып көлде бездән. Үзем күрдем. Рәис Сөләйманов тарафыннан бирелгән провокацион сорауларга җавап биреп, хисап тотасы түгел иде кайберәүләргә!

Татарча сөйләшәбез

Апрель башында ук Сарман районыннан бер танышым шалтыратып: “Быел да татарча сөйләшәсезме соң?” – дигән сорау бирде. Инде алтынчы ел рәттән уздырылучы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе турында сорый ул. Быел да “Татар-дозор” уены, Бауман урамында яшьләр өчен гала-концерт оештырылачакмы, дип кызыксына.

– Сөйләшәбез! Әле быел сөйләшеп кенә калмыйбыз, сөйләштерәбез дә, – дидем.

“YZЕБЕZ” яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре Форумы оештырган бу акция елдан-ел камилләшә һәм киңәя бара, аның мәртәбәсе үсә. Әйтик, быел ул берничә этаптан торды. Интернетта татарча аралашуны пропагандалау максатыннан, 20-26 апрельдә “Интернет татарча сөйләшә!” акциясен оештырдылар.

“Молокосос” милләтчеләр!

Татар конгрессы бинасында “Азатлык” татар яшьләре берлегенең 20 еллыгына багышланган “түгәрәк өстәл” булды. Әйтергә кирәк, аннан авыр тойгылар белән кайттым. Гәрчә әңгәмәне позитив рухта алып барырга тырышсалар да. Элеккеге “Азатлык” берлеге белән хәзергеләре, ягъни ветераннар белән яшьләр очрашуы булды ул.

Удмуртиядә татар моңы

Читкә сибелгән милләттәшләребезнең тырышып-тырмашып яшәп ятуын күреп кайтасың да милләт кадерен тагын да ныграк аңлыйсың. Татарстанда, аеруча татар авылларында милләт мәсьәләсе әллә ни кискен куелмаган әле. Татарча аралашабыз, татарча яшибез. Бу яктан без бәхетле дә кебек. Шуңа күрәме, арабызда милләтнең бүгенге хәленә битараф калучылар күп. Ә менә читтәге татарлар, бездән аермалы буларак, үз теленә ныклап ябышып ята.

Фәүзия Бәйрәмова: “Мине монда тарих тота…”

Фәүзия апа белән онытылмас очрашудан бер мизгелP.S. Мәкаләгә нокта куйдым да, яңадан исем астына әйләнеп кайтып, искәрмә язып куярга булдым. Алдан ук әйтим әле: әлеге язмам эш тәҗрибәмдәге иң җиңел һәм шул ук вакытта иң катлаулы да язма булды. Җиңел, чөнки әңгәмәдәшем сүзгә саран кеше түгел. Ике сәгать аралашу вакытында аның хакында китап язарлык мәгълүмат тупладым. Катлаулы, чөнки әңгәмәне кәгазьгә төшерү барышында, әлеге шәхескә булган бар хөрмәтемне, күңел җылысын хәрефләр, сүзләр арасына сыйдырырга, укучыларга да илтеп җиткерергә кирәк.