Блог архивлары

Гөлшаһидә мәхәббәте

Ул бүген Балык бистәсе районы Котлы Бөкәш авылына – үткәненә әйләнеп кайтты. Кайтырга курыккан елларына. Инде ничә дистә ел үткән, тик күңел яралары гына әле дә төзәлмәгән икән. Онытылган кебек иде югыйсә. Тормыш көзенә кереп барганда күпләр шулай эшлидер, үткәннәрне юллап сәяхәт кыладыр кебек тоелды аңа. Үткәнең барыбер бер куып тотып, бердәнбер көнне кемлегеңне исеңә төшерә икән. Юк, зур үкенеч тә юк кебек! Һәрхәлдә яңадан туасы һәм тормышны өр-яңадан башлыйсы килми. Нибары 47 елны гына… Эх, үткәнеңә кайтып бер мизгелне генә үзгәртә алсаң да гомерең бөтенләй башка юнәлеш алыр иде. Күп тә кирәкми, нибары бер мизгел! Бүген Гөлшаһидә апа шулар турында уйлады. Язмыш башкаларга карата да шулай кырыс микән?!

Чал чәчле әби гомеренең иң бәхетле минутларын эзләп кайтты бит монда. Тик ул минутлар шушы чардуганнар арасына кереп адашкан да, Гөлшаһидә әбине мәңге эзләп таба алмас кебек.

Шыгыр-шыгыр… Мышык-мышык…

Кыш!Кышны яратмыйм мин. Урамга чыгу турында сүз дә юк. Кар яуганын тәрәзәдән күрү белән үк туңа, калтырый башлыйм. Яңа яуган карның аяк астында шыгыр-шыгыр килеп үткән-сүткәнне сүгүенә дә ияләнеп булмый. Җиргә яткан һәр кар бөртеге артымнан кычкырып каладыр сыман: “Әй,  тупас итекләрең белән өстемә басарга ничек җөрьәт иттең?” Һәр адымым утлы табага баскан кебек кызу, җитез. Артыгын шыгырдамасын әле, сүгенмәсен. Канатларым булса, бөтенләй очып кына үтәр идем дә, юк шул. Эх, ул канат дигәннәрең булса кыр казларына ияреп җылы якларга гына очар идең дә бит…

Суык белән дуслыгым бөтенләй юк. Әллә тапталган кар бөртекләре өчен үч ала шунда. Битемне чеметеп шаярта, бармак башларын өшетә, каһәр! Җитмәсә, борыным да җылыга керү белән үзен сиздерә башлый. Мышык-мышык… Әһә, тагын даруханәдә чират торасы булачак!

Бөтен кыш шул ике парлы сүздән гыйбарәт минем өчен: шыгыр-шыгыр һәм мышык-мышык…

БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ

Эльмира ханымны күптәннән беләм. Ара ераклыгы үзенекен итә – сирәк очрашабыз. Соңгы тапкыр җиде ел элек күрешкәннән соң, быелгы очрашу икебез өчен дә зур куаныч булды. Сагынышканбыз. Ул исә бер дә үзгәрми. Һәрчак шат елмаюлы, тулы йөзле, ачык, сөйкемле хатын. Тыштан караганда, аннан да бәхетлерәк кеше юк сыман.