Блог архивлары

УРАЗА ЧИСТАРТА, ТӘРБИЯЛИ, НЫГЫТА…

Рамазан ае башланыр алдыннан, күп мөселман хафага төшә. Хроник авырулар булганда, авырып торганда ничек ураза тотарга? Гомумән, ураза тотарга ярыймы? Тоткан очракта зыяны күбрәкме, файдасымы? Биш вакыт намазын укып бармаучылар да бу хакта уйланмый калмыйдыр.

ХАҖДАН АКЧА ЯСАМАГЫЗ!

Хаҗ Аллаһы Тәгаләгә итагать кылган иң дәрәҗәле гыйбадәтләрдән санала, чөнки ул – Ислам диненең бишенче баганасы. Аңа алдан ук хәзерләнеп, матди һәм рухи яктан ныгыганчы ук, күпләр әлеге сәфәр турында мәгълүмат туплый башлыйдыр. Игътибар итәсездер, матбугат чараларында төрледән төрле туристик фирмалар, агентлыклар, хаҗ сәфәренә алып барабыз дип, берничә ай алдан реклама ясый башлый. Монда да базар законнары дип кем уйлаган: кемдер алдый, кемдер алдана. Хәтта хаҗ сәфәре дә коммерциягә нигезләнгән, килде-китте бер сәяхәт кылуга әйләнеп бара икән ләбаса.

ТАРИХЫН ОНЫТКАН – МАҢКОРТ

Болгарда татар-мөселман яшьләре җыены булачагын ишеткәч, читтә каласы килмәде. “Шәрык” клубына да күптән барган юк. Ярый әле үзләре онытып бетерми. Кичә-вакыйгалар турында хәбәр итеп торалар. Дөресен әйтергә кирәк, “Шәрык”та яшьләр көннән-көн арта. Һәрчак яңа йөзләр, яңа талантлар пәйда була анда. Күптән түгел генә үткән “Яңарыш” концерт программасы да шул талантлар тарафыннан әзерләнгән иде. Мәскәүгә дә сәяхәт кылып, концерт куеп кайтты алар. Кыскасы, яшьләр гел хәрәкәттә.

СИРАТ КҮПЕРЕННӘН ЕГЫЛМА

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: “Уразалы кешенең ике зур сөенече бар. Беренчедән, ул ифтар вакытында авыз ачканга куаныр. Икенчедән, Раббысы белән кавышкан вакытта ураза әҗеренә сөенер”, – дигән сүзләр бар. Узган пәнҗешәмбедә “Безнең гәҗит” газетасы хезмәткәрләре күпләргә шатлык өләште. Бу сөенче күләмлерәк буласы иде дә бит, әмма ифтар мәҗлесе уздырачагыбыз хакында игълан бирергә онытканбыз.

“БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ” ИФТАРЫ

“Безнең гәҗит”нең барлыгын моңарчы белмәгән бер танышым күптән түгел миннән: “Безнең гәҗит” – дини газетамы ул?” – дип сораган иде. – Юк, дини түгел, әмма динле газета, – дип җавап бирдем мин шул чакта. Чөнки газетада, башка сәхифәләр белән бергә, дингә дә зур урын бирелә. Сәхифә диннән ерак булган кешегә дә аңлаешлы һәм аны, кызыксындырып, иманга җәлеп итү максаты белән әзерләнә. Ул чакта “Безнең гәҗит”нең 5 сентябрьдә “Ифтар-марафон”ны үз “кулына” алачагын белмәдем.