Блог архивлары

Шакшы дөге токмачы

Укудан кайтырга чыктым да суык булгач, автобус көтеп тормадым, “мотор” тотарга уйладым. Шул арада берәү сызгырып килеп тә туктады. Бәясен дә кыйммәт сорамаган кебек тоелды. Утырдым инде. Тел сөяксез – сөйләшеп киттек. Бу абзый Кытайдан икән. Татарчасын Казан арты татарларыннан да чистарак сөйләшә. Һич Кытай кешесе дип уйламассың.

– Инде бишенче елымны Казанда яшим, – диде үзен Самир дип таныштырган кытайлы. – Казанга килеп, татар кызына өйләндем дә менә хәзер туган якларыма да кайтып китә алмыйм. Бигрәк матур бит татар кызлары, – диде ул көлеп.

ВАУЧЕРЛАР, АКЦИОНЕРЛАР, АКЧА турында

Ваучер сары кәгазь генәме?Редакциягә Минзәлә районыннан Гөлфия апа Хәерова шалтыратты.

– 90нчы еллардан соң ваучерлар өләштеләр. Без шуны акцияләргә алыштырдык. Беренче алыштырган акцияләр “Алтын башак” фондыныкы. Бу 1994 елның 31 октябрендә булды инде. Шул акцияләргә менә болай дип язылган: “33 именных полностью оплаченных акций номинальной стоимостью одна тысяча рублей на общую сумму 50 тысяч рублей…” Адресы, телефоннары да күрсәтелгән. Әле тагын Азат Хәеров исеменә алынган акцияләр дә бар. 160 данә. Шулай ук бер меңлек диелгән. Ләкин алары инде “Национальный инвестиционный фонд приватизации РТ” исеменнән бирелгән. Менә минем шуны беләсем килә: бу акцияләр гамәлдәме?

Радиацияле ипи

Сентябрь аенда массакүләм мәгълүмат чараларында авыл хуҗалыгы продукциясен гамма-стерилизацияләү турында мәгълүмат күренгәләде…

Үткән-сүткәндә реклама кәгазе таратучы промоутер кыз-егетләргә юлыгасың да, аларны үпкәләтмәс өчен генә булса да тәкъдим ителгән “чүпне” алып, сумкаңа саласың. Гадәттә, нәрсә икәнен карап та тормыйсың. Юньле нәрсә булса, урамда таратмаслар иде… Акыл әнә шулай, ди. Гадәттә, һәр өч көн саен сумкама “генераль уборка” ясыйм. Чөнки олы сумкам әлеге кәгазьләр белән тула да кирәкле әйберемне эзләп табу мәхшәргә әйләнә. Шундый бер чистарту вакытында сумка төбеннән митингка чакыру килеп чыкты. Атом төш коралына каршы җәмгыять әгъзалары радиациягә каршы үткәрә аны.

“Умартачы бал кортыдай эшләргә тиеш”

Менә тел өстеңә сал да татып кара, төере бармы, юкмы? Кәрәз чүбе түгел, ә нәкъ менә балның төере хакында сорыйм… Төерле булмаса, бал чын була. Ул йомшак, шома, әчкелтем булырга тиеш.

Дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, татлы хыял дөньясына чумдым. Әнә шулай итеп быелгы, яңа аертылган бал ашаттылар миңа күптән түгел. Чынын ялганыннан аерырга, балда ачы тәм тоемларга өйрәттеләр.

“ТЕАТР АРТИСТЫ БУЛАСЫМ КИЛӘ”

Быел 8 сыйныфны тәмамлыйм. Киләчәктә театр артисты булырга хыялланам.

Тормышымны сәнгать белән бәйлисем килә. Казан шәһәрендә әлеге һөнәрне үзләштерергә ярдәм итә алырдай нинди уку йортлары бар? Укырга керү шартлары турында тулырак язсагыз иде. 9 сыйныф белем белән дә укырга кереп буламы?

Руфия.

Арча районы.