Блог архивлары

Саранча һөҗүме

Русиянең көньягы саранча һөҗүменнән тилмергән көннәрдә «Татарстанга алар килеп җитмәячәк», – дигән өмет-вәгъдәләр янә эссе кояш нурлары астында эреп югалды. Шулар артыннан ук Ютазы районына саранча һөҗүм итте. Һөҗүм, дип арттырып та җибәрәм бугай, тик шулай да бер метр квадратка 15-20 саранча туры килүе хак анысы. Көне буена һәр саранча үз авырлыгыннан ике-өч тапкырга артыграк үлән кимерә һәм, шул рәвешле, үз гомеренә 50-100 граммяшел массаны юк итә икән. Ләкин шуның бары тик 5%ы гына аның организмы тарафыннан үзләштерелә. Ютазы районындагы Тукай исемендәге хуҗалык кырларыннан саранча тарафыннан юк ителгән 20 га уңышның күпмесе генә аның организмы тарафыннан үзләштерелгәнлеген санап карагыз инде менә шуннан.

Пенсияне дә судлашып аласы

Газетабызда «Пенсияне ничек кайтарырга?» (4 май, 2011 ел) исемле язма басылган иде. Анда Чирмешән районы, Утыз Имәни авылыннан, Самат Барый улы Ризвановтан килгән хатны «сүтеп җыйдык».

Самат абый Хәрби хезмәткәрләр берлеге инициатив төркеменнән хат алуы турында хәбәр итеп, шул төркем эшчәнлегенең законлы булу-булмавы белән кызыксынды. Аңа килгән хатта РФ Саклану министрлыгының хәрби пенсионерларга 1993 елдан бирле пенсияне түләп бетермәве һәм шул төркемнең әлеге акчаны кире кайтарырга ярдәм итә алуы турында әйтелә. Шул төркем белән бик күп тапкырлар элемтәгә чыгып та, юньле-рәтле аңлатма ала алмагач, ниндидер ярдәм күргән кешеләрнең безнең белән элемтәгә чыгуын сораган идек. Шул ук язмада Мәскәүдәге түрәләргә хат язуым турында да хәбәр иттем.

Кәҗәләр авылы

Мамадыш районы, Шәдче Башы авылы совет чоры заманында гөрләп яшәде. 65 хуҗалык бар иде. Хәзер авылыбыз көннән-көн артка тәгәри. Үлүчеләр саны да ел саен арта. Яшьләр санаулы гына калды. Соңгы елларда балалар бөтенләй тумый диярлек. Авылның 90%ы – пенсионерлар. 1960-1998 елларда сыер, сарык, дуңгыз, кош-кортны өй саен күпләп асрадылар. Печән, салам, ашлыкны үзебезнең колхоз мулдан биреп барды. Фермаларда 800 дуңгыз, 1500 баш сарык, 30лап ат асралды. Хәзер авылыбызда бер баш мал-терлек тә калмады, чөнки бөтен фермаларны җимереп, кишәрлекләрен турап, төсле металлга тапшырдылар. Хәзер үзебезгә мал асрарга мөмкинлек юк. Авылыбызда 3-4 сыер гына калды, аны да яшьрәк гаиләләр асрый. Алар да авылдан чыгып китү ягында. Берничә елдан авылның бетүенә шигем юк. Калган пенсионерлар кәҗә асрауга күчеп бара. Шуның өчен дә хатның исемен Шәдче Башы – Кәҗә авылы дип куйдым. Кәҗәне дә кар ашатып, бәрәңге сабагы белән генә асрап булмый.

Ир, хатын һәм сөяркә өчпочмагы

…Без, авыл халкы, бу хәлләрне күреп, тыныч кала алмыйбыз. Шундый итагатьле, сабыр 3 бала әнисен 32 ел гомер иткән ире 30 градус суыкта урамга куып чыгарды. Гаилә башлыгы Шамил Зыятдиновның кылган гамәлләре бернинди кысага да сыймый. Ул гомер буе чит хатыннар белән чуалды. Рәисә, мескен, 3 баланы тәрбияләп, сабыр канатларын җыеп, Шамилнең типтерүенә күз йомып яши бирде. Инде ике баласы үз гаиләсе белән яши, икешәр оныклары бар. Рәисәнең 50 яше тулып, Коръән укыткан көнне, теләсә-нинди сүзләр әйтеп, яла ягып, сыеры белән бергә урамга озаткан ире. Рәисә төпчек малае белән үз әнисенең өенә китәргә мәҗбүр булды. Кар күп булу сәбәпле, юлларда мәче сукмагы гына. Ә сыер, мескен, карга чумып, ничә сәгать яткандыр.

Артык һөнәр ияләре

Русиядә эшсезләр саны арта. Росстат мәгълүматлары буенча 2011 елның февраль азагына илдә 5,7 млн кеше эшсез дип санала икән. Җитмәсә, эшләгәннәрнең дә 3%ы гына һөнәреннән канәгать. Калганнар исә үзләрен башка эштә сынап карарга тели. Нинди өлкәне халыкның “читтән торып” яратуын сораштыру нәтиҗәләре күрсәтелгән таблица белән танышкач аңларсыз.

Карьера үсеше, зур хезмәт хакы, яхшы гонорар өмет итеп 4-5 ел “чабата туздырган” белгечләр ни өчен бүген беркемгә дә кирәкми? Кайсы һөнәр ияләре артыклар рәтендә?