Блог архивлары

“Бөекләр” исемлеге

Берчак телевизордан көне-төне әйләнгән “Русия исеме” проектын хәтерлисездер. Сталин, Ленин, Пушкин, тагын бик күпләрне санап, Русиянең нинди бөек ил һәм русларның мәңгелек халык булуын аңлаттылар безгә. Ялгышмасам, анда 12 исем сайлап алдылар. Бөтен яңалыкның читтән кергән искелек булуын күздә тотып, “Русия исеме”нең дә тарихын белү кызык булыр. “100 бөек британияле”, “Бөек украиннар” проектының күчермәсе иде ул. Шуларның тагын бер “клоны” барлыкка килде һәм хәзер без “Татарстан исеме”н сайлаячакбыз.

Радиацияле ипи

Сентябрь аенда массакүләм мәгълүмат чараларында авыл хуҗалыгы продукциясен гамма-стерилизацияләү турында мәгълүмат күренгәләде…

Үткән-сүткәндә реклама кәгазе таратучы промоутер кыз-егетләргә юлыгасың да, аларны үпкәләтмәс өчен генә булса да тәкъдим ителгән “чүпне” алып, сумкаңа саласың. Гадәттә, нәрсә икәнен карап та тормыйсың. Юньле нәрсә булса, урамда таратмаслар иде… Акыл әнә шулай, ди. Гадәттә, һәр өч көн саен сумкама “генераль уборка” ясыйм. Чөнки олы сумкам әлеге кәгазьләр белән тула да кирәкле әйберемне эзләп табу мәхшәргә әйләнә. Шундый бер чистарту вакытында сумка төбеннән митингка чакыру килеп чыкты. Атом төш коралына каршы җәмгыять әгъзалары радиациягә каршы үткәрә аны.

Коелар һәм күршеләр турында…

– “Безнең гәҗит”не кулдан кулга йөртеп укыдык, сеңлем. Коелар турында бик дөрес язгансыз, ул проблема булды һәм әле дә хәл ителмәгән. Мәкаләгездән соң коеларны ремонтлый башлаганнар иде, анысы да ярты юлда калды, түбәсен япмадылар. Берәүләр, әнә, урам коесын кире урамга кайтару өчен судлашып йөри, килеп чыгыгыз әле тагын бер, – дип шалтыратты редакциягә Флера апа Абелкәрәмова.

Башкорт-татар туе

Чеп-чи татар кызын башкорт егетенә кияүгә биреп кайттым күптән түгел. Әкәмәт шәп туй булды ул! Бар да гади, тыйнак, шул ук вакытта күңелле итеп оештырылган. Ул башкортларның кунакчыллыгын күрсәгез… Искитмәле!

Хәтер тасмасы

Шау-гөр итеп быел да Хәтер көнен билгеләп үттек. Хәтер барларга гына түгел, дәүләтчелек таләп итәргә, “Азатлык!” шигарен яңгыратырга чыккан халык арасында студент яшьләрне дә, инде чаларган өлкәннәрне дә күрергә мөмкин иде. Башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге чарага әзерлек, массаларны җәлеп итү күренеше берничә көн алдан башланды. Бу дөрес тә. Тарихка пиар, реклама җитми бездә.