Блог архивлары

“БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ” ИФТАРЫ

“Безнең гәҗит”нең барлыгын моңарчы белмәгән бер танышым күптән түгел миннән: “Безнең гәҗит” – дини газетамы ул?” – дип сораган иде. – Юк, дини түгел, әмма динле газета, – дип җавап бирдем мин шул чакта. Чөнки газетада, башка сәхифәләр белән бергә, дингә дә зур урын бирелә. Сәхифә диннән ерак булган кешегә дә аңлаешлы һәм аны, кызыксындырып, иманга җәлеп итү максаты белән әзерләнә. Ул чакта “Безнең гәҗит”нең 5 сентябрьдә “Ифтар-марафон”ны үз “кулына” алачагын белмәдем.

МӨСЕЛМАННАР ШУНДА ТАБЫША

Мөслимә дусларымның хәленә кереп, уйланып утырганым бар. Дискотекаларга йөрми, күңел ачу чараларында катнашмыйлар… Кайда гына танышып, ничек кенә кияүгә чыгарлар икән инде болар, янәсе. Элеккеге замандагы сыман, ике як әти-әнинең үзара килешүе нәтиҗәсендә, бер күрмәгән кешегә кияүгә бирсәләр… Бу уйдан бөтенләй куркыныч булып китте. Күптән түгел генә белдем: мөселманнар өчен дә таныштыру үзәкләре бар икән хәзер. Казан шәһәренең Болгар мәчетендә урнашкан “Бәрәкәт” таныштыру хезмәте минем өчен гаять кызык табыш һәм яңалык булды.

БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ

Эльмира ханымны күптәннән беләм. Ара ераклыгы үзенекен итә – сирәк очрашабыз. Соңгы тапкыр җиде ел элек күрешкәннән соң, быелгы очрашу икебез өчен дә зур куаныч булды. Сагынышканбыз. Ул исә бер дә үзгәрми. Һәрчак шат елмаюлы, тулы йөзле, ачык, сөйкемле хатын. Тыштан караганда, аннан да бәхетлерәк кеше юк сыман.

АРАКЫ СИДЕКТӘН ЯСАЛА

Эчүчелек хакында күп языла. Редакциябез почтасында да, шул зәхмәт белән бәйле бәхетсезлекләр, гыйбрәтле хәлләр турында хатлар күп. Языла, сөйләнә, куркыныч чир икәнен беләбез, ә менә эчкечелек кимеми. Күптән түгел, аракыга багышланган фильм карарга туры килде. Булдыра алсам, әлеге киноны барлык Русия халкына күрсәтер идем дә, булмый шул.

АРИФМЕТИКА яки Казанда ял итү күпмегә төшә?

Җәйнең соңгы ае – август ишек кага. Ял итеп калырга өлгерер чак. “Пролетариат” нәкъ шушы вакытта отпуск алырга ярата. Студентлар июльдәге кызу практикадан соң каникулга тарала, укучылар ялының да иң рәхәт чагы… Бакчадагы вак-төяк эш үткәндә калып, җиләк-җимеш җитешкән чак, җәй белән саубуллашу ае бит ул август.

Кемдер диңгез ярын сайласа, гади авыл баласы әллә кая китә алмый. Хәтерлим: кечкенә чакта, Казан каласын күреп кайту да зур бер вакыйга була иде минем өчен. Әтием һәр җәйне, ике кулына ике кызын җитәкләп, шәһәр белән таныштырып йөрде. Анысы ерак үткәндә… Хәзер Татарстан башкаласы белән шундый “танышу” күпмегә төшә икән, шуны санарга булдым.