Блог архивлары

САБАНТУЙ МАРАФОНЫ

Рекорд суктым быел. Өч көндә биш Сабантуй карадым. Кем уйлап чыгарган әкияттер, бер-ике көндә бөтен Сабантуйларны “уптым” уздырып җибәрдек. Күпләп алган әйбер очсыз булган кебек, бу бәйрәмнәр дә узган елгы белән чагыштырганда күпкә очсызга төште. Ничекме?

“ВАМИН”сыерлы кешегә сөт сата яки НАТУРАЛАТА ТҮЛӘҮ

Мәзәк түгел, мондый сөйләшү ишеткәнегез бармы: – Кара әле, син күпме хезмәт хакы аласың? – Ике тартма сыр, егерме биш майонез, ун килограмм сыер мае…

Татарстан тулаем диярлек “Вамин” бияләе эчендә булганга, мондый әңгәмәне тиздән бар җирдә ишетеп булачак. Әйткән иде диярсез! Исерекләр акчаны аракы исәбеннән чутлаганда, берәүләр сыр, майонез белән хисаплый башлаячак. Мәсәлән, Арча районында хезмәт хакы темасын хәзер шулай ачып салганнарын үзем ишетеп кайттым.

САЛЫМ ДӘРЕСЕ

Салымыңны түлә дә тынычлап йокла, диләр телевизордан. Бу сүзләр инде канатлы гыйбарәгә әйләнеп бетте. Ә чынлыкта халыкка кайсы кадерлерәк икән, тыныч йокымы, әллә кәшилүктәге “акчамы”? Салым түләүгә ничек карыйсыз, дигән сорау белән берничә кешегә мөрәҗәгать иттем.

ТЕАТРДА НИ “ТӨЯТӘЛӘР”?

Вәт, спектакль, диябез кайчакта. Вәт уйнап та карыйлар ичмасам, дип тел шартлатабыз. Сәхнәдә актерларның елап җибәрүенә, бер уйламаган мизгелдә көлдерә алуына ис китә. Тормыш – театр, дигән булып, караган һәрбер спектакльне үзебезнең тормыш белән бәйләп карыйбыз. Үзем турында сөйлим. Әйе, мин шулай итәм. Бәлки шул тормыш турында уйланырга мәҗбүр итә белгәне өчен яратамдыр да мин ул театрны. Хәер, мин белгән һәр татар кешесе театрга мөкиббән.

НИШЛӘТТЕҢ СИН МИНЕ, МӘХӘББӘТ?

Кояш тәрәзәдән карый. Агачлар яфрак яра. Көзгегә баксаң, көн дә яңа сипкел, бернинди крем да ярдәм итми. Төне буе мәчеләр кычкырыша. Кичә иртән, бер кызыл “Матиз” пычракка коендырып китте. Булмагае шунда, барыбер көләсе килә. Ә бүген… Бүген миңа тал песие бүләк иттеләр. Романтика! Яз җитте, яз!

Яз дибез дә мәхәббәт дибез…