Блог архивлары

ЯЗ ХӘТӘР АЛЫП КИЛӘ

Узган ялларда авылга кайтып килергә карар кылдым. Бакчада казыныйм, саф һава сулап килим, мин әйтәм. Туйган бу шапшак шәһәрдән. Шакшы булмый ни, кар эрегәч, бөтен чүп-чар өскә чыга. Юл буенда яткан шприц, шәхси гигиена әйберләре, хайваннар калдырган “күчтәнәчләр”не күрмәмешкә салышып булмый. Күз салсаң – күңел болгана.

НУРЛАТТАН БАШЛАНДЫ ДИСЕННӘР…

“Мин татарча сөйләшәм! Мин татарча яратам! Мин татарча яшим!” девизы хәзер Казанда гына түгел, район үзәкләрендә дә яңгырый башлады. Башкалабызда “Үзебез” яңа буын хәрәкәте уздырган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе районнар өчен үрнәк булды, күрәсең. 30 апрельдә Нурлат районы мәдәният йорты да “Татарча сөйләште”.

ЧУКМАР-ТУКМАР ТАРИХЫ

Үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең килсә, күршеңнән сора, диләрме әле?! Гаделлек “торгызу” максаты белән чыгып киткән җирдән, кемнең кем икәнлеген күреп, ишетеп, аптырап кайттым. Анда җир дә бүләләр, төрле сәер ысуллар ярдәмендә мөнәсәбәтләр дә ачыклана, еллар буена җыелып килгән ачу да тышка чыга… Алдан ук әйтим әле: монда чишелеш юк! Һәрхәлдә, минем өчен. Крылов мәсәлендәге аккош, чуртан һәм кысла кебек, һәркайсы арбаны үз ягына каера. Һәркемнең үз дөресе – дөрес!

ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮ МОДАДА

Хәтерлим әле, мәктәптә укыганда иң яхшы укучыларны җыеп “Тукай бәйрәме”нә алып киләләр иде. Шигърият бәйрәме, Туган тел көне түгел, никтер, нәкъ менә Тукай бәйрәме дип атый идек без аны. Казан буйлап экскурсия, ул чакта Камал каршында уза торган шул чарада тамашачы сыйфатында катнашу укуда бер стимул булып торды. Моннан сигез-тугыз ел элек Туган тел көнендә Равил Шәрәфиев, Фердинанд Сәлахов белән төшкән фотоларым әле дә саклана икән… Мәктәпне тәмамлагач та, ияләнелгән гадәт буенча ел саен Шигърият бәйрәменә йөрим. Быел да шул тамашаны күреп кайттым әле.

КЫЗЫК БҮЛӘК

Яз килә, кояш көлә. Шәһәр халкы да бакча ягына таба карый башлады. Алар шул якка караганда, фатир караклары буш калачак йортларны барлый. Өч тәңкәлек суган үстерәм дип, биш тәңкәлек малыңнан колак каксаң “кызык” була инде. Ведомстводан тыш сак идарәсе тагын бер кат кисәтә: йортыгызга, фатирыгызга сак сигнализациясе куярга ашыгыгыз. Соңгы өч ай эчендә генә дә 6 меңгә якын урлау очрагы теркәлгән, шуның 399ы – фатир басу. Саннар уйландыра, шулай бит?!