Блог архивлары

БОЛГАРДА ЯШЬЛӘР ҖЫЕНЫ

Элекке Президентыбызны искә алсалар, Болгар җире күз алдына килеп баса. Яңарган, матурайган, төзекләндерелгән сурәттә. Болгарда булачак “игенчеләр авылы”, төгәлрәге, икмәк музее да томан артында гына шәйләнгән кебек.

Димәк, безне кул тимәгән тарих көтә.

БӘЙРӘМОВА ЭШЕНӘ ӨТЕРМЕ, НОКТАМЫ?

Хәтерлисезме, Яр Чаллы суды Бәйрәмованы шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарган иде. Ул 282нче маддәнең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда, ягъни нәфрәт я дошманлык тудыру, кешелек абруен төшерүдә гаепле дип табылды.

“ГАЙБӘТКӘ ЫШАНМАГЫЗ!”

Хөрмәтле редакция! Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Ф.Бәйрәмова шартлы рәвештә берьеллык хөкем белән генә котылгач шатланган идем.

Хәзер халык арасында шундый сүз йөри: имеш, ул М.Җәлилнең туган якларында булган һәм Мусага каршы компромат җыеп йөргән. Дөресме бу, гайбәтме? Үзеннән сорашып, бу хакта язып чыксагыз иде.

“ТЕАТР АРТИСТЫ БУЛАСЫМ КИЛӘ”

Быел 8 сыйныфны тәмамлыйм. Киләчәктә театр артисты булырга хыялланам.

Тормышымны сәнгать белән бәйлисем килә. Казан шәһәрендә әлеге һөнәрне үзләштерергә ярдәм итә алырдай нинди уку йортлары бар? Укырга керү шартлары турында тулырак язсагыз иде. 9 сыйныф белем белән дә укырга кереп буламы?

Руфия.

Арча районы.

КУРКЫНЫЧ ГЫЙБРӘТ

Ул суд залында, Коръән тотып, күз яшьләре белән ант итте: “Әни, ышан миңа, мин гаепле түгел!” Таш йөрәктән дә яшь чыгарырлык, иң каты бәгырьне дә сындырырлык күренеш иде бу. Әйтегез әле, сезнеңчә, җирдәге суд бөегрәкме, әллә күктәгеме? Минемчә, күкләр биегрәк һәм бөегрәк. Гаделрәк тә! Җирдәге гаделсезлек белән күзгә-күз очрашкач, күкләргә сыенабыз, шуннан яклау өмет итәбез шул. Бу очракта да нәкъ шулай килеп чыкты.