Блог архивлары

ЭТЛӘР ДӘ ЯРЫША

Авылда Амур атлы этебез бар. Махсус өйрәтүче булмаса да, ишегалдында овчаркабыздан да акыллы җан иясе юк. Күз карашыннан ук аңлый ул безне. Берәр ярамаган эш кылса, оясыннан да чыкмый. Чыкса да башын иеп кенә, күзләрен яшереп, кырын-кырын карап, койрыгын кысып басып тора. Ярамаган эш дигәне…

31 МАЙ – ТӘМӘКЕДӘН БАШ ТАРТУ КӨНЕ

Тәмәке тарту нәтиҗәсендә никотиннан психологик һәм физик бәйлелек барлыкка килә. Шуңа да карамастан ул бүген иң киң таралган начар гадәт санала. Дөньяда миллиардка якын кеше тәмәке тарта. Шуларның иң күп өлеше – 80%ы бай булмаган илләрдән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, әгәр кешеләр тәмәке тарту гадәтен ташласа, уртача гомер озынлыгы күрсәткече артачак икән.

ҖӘЙ – МИЛИЦИЯДӘ УРАК ӨСТЕ

Картайдым бугай. Түшенә кыңгырау таккан, ак алъяпкыч кигән чыгарылыш сыйныф укучыларын күрдем дә шундый фикергә килдем әле. Менә, мин әйтәм, без андый түгел идек. Соңгы кыңгырау чыңлагач та, агач төбендә шундый зур вакыйганы “юып”, урам буйлап җырлап йөрмәдек. Безне милиция хезмәткәре саклап йөргәнен дә хәтерләмим.

ТАРИХЫН ОНЫТКАН – МАҢКОРТ

Болгарда татар-мөселман яшьләре җыены булачагын ишеткәч, читтә каласы килмәде. “Шәрык” клубына да күптән барган юк. Ярый әле үзләре онытып бетерми. Кичә-вакыйгалар турында хәбәр итеп торалар. Дөресен әйтергә кирәк, “Шәрык”та яшьләр көннән-көн арта. Һәрчак яңа йөзләр, яңа талантлар пәйда була анда. Күптән түгел генә үткән “Яңарыш” концерт программасы да шул талантлар тарафыннан әзерләнгән иде. Мәскәүгә дә сәяхәт кылып, концерт куеп кайтты алар. Кыскасы, яшьләр гел хәрәкәттә.

ТӘРТИПСЕЗЛӘР МӘКТӘБЕ

Читтән карап торганда, алар башка балалардан берни белән дә аерылмый һәм биредәге тормыш күбрәк җәйге хезмәт лагерен хәтерләтә. Алар бакчада казына, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, Аккош күле буендагы урман аланын чүптән арындыра. Сүз уңаеннан, соңгы 6 ел эчендә генә дә 183 мең төп нарат һәм чыршы, имән үсентеләре утыртырга өлгергәннәр. Биредәге балаларның гадәти хезмәт лагерендагы балалардан аермасы шунда: алар барысы да монда суд карары нигезендә килеп эләккән.