Блог архивлары

ИҢ “ҖИҢЕЛ” ЭШ

“Менә рәхәт кеше син, ичмасам, әллә кайларга йөрисең, кемнәрне генә күрмисең. Танышып, тел “кашып” йөргән өчен, акча да аласың”, – дияргә ярата торган бер танышым бар. Үзе кибеттә эшли, акчасын да аз түлиләр икән. Азы-күбе күпме буладыр тагын. Кем белә, бәлки, нәкъ менә мин зарланып, аннан көнләшеп утырырга тиештер… Ул гына түгел, күпләр журналистиканы бик җиңел һөнәр дип уйлый. 

ҖИНАЯТЬЧЕ БАЛАЛАР КАЙДА ЯШИ?

Күпләр шулай дип атаса да, төрмә түгел бу. Әйе, әлеге биек диварлар артына суд карары нигезендә килеп керәләр. Тик монда тимер рәшәткәләр дә, тоткыннар кия торган махсус кием дә, погонлы абзыйлар да юк. Соңгылары кайчакта, сирәк-мирәк кенә, төрле чаралар уздырырга килгәндә күренгәли үзе. Махсус кием дә кайчандыр булган. Бирегә килеп эләккән 11-17 яшьлек балалар, бәлки, хәзер дә кирза итектән, эш формасыннан йөргән булыр иде дә…

АЗ-МАЗ САБАНТУЙ

Күңелле узды быел Сабантуйлар. Әйтеп-сөйләп, язып-сурәтләп бетерә торган түгел. Күпме шатлык, күпме сөенеч алып килде ул. Кыш бабайдан да болайрак булды.

Сабантуй хөрмәтеннән Казан–Саба трассасыннан хәзер җилдереп кенә үтәбез. Теләче бәйрәменә Президент киләсе булгач, иң ватык, иң ямаулы юлларны да тигезләп, шомартып, ялтыратып куйдылар бит. Юл кырыенда тезелеп калган күп йортларга бушка койма да тоттылар.

ПЕНСИЯЛӘРНЕ АРТТЫРМАГЫЗ!!!

Казанның Ленин бакчасында Советлар Союзы елларын хәтерләтүче элмә такта бар. Кем куйгандыр да кем карап торадыр – белмим, ләкин анда даими рәвештә “Правда” газетасының яңа номерлары эленә. Яшьләр әлеге күренешкә битараф. Ә менә шул бакчага килгән туристлар тактаны игътибардан читтә калдырмый.

ИЗГЕЛЕК КЫЛУДА ЯРЫШЫГЫЗ!

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 6 яшьлек Мәрьям Мөхәммәтова операциягә мохтаҗ. Кызчык бер яшендә бик каты пешкәннән бирле ишетми һәм сөйләшә алмый. Башка балалар аның белән уйнамагач, хәрәкәтләр белән әнисенә мөрәҗәгать итә: “Нигә мин дә башкалар кебек түгел?” Башкалар кебек булыр өчен, бер миллион сум акча кирәк.