Блог архивлары

“АЛЛО, КЫШ БАБАЙ…”

Ул мине иртәнге 6да йокыдан уята, төнлә дә төшемне бүлеп шалтырый, маршруткада да тынгы бирми, чиратта торганда да сумка төбеннән аваз сала… “Алло, Кыш бабай…” хәбәреннән соң телефонымның тынып торган чагы да юк. Шунысы рәхәт: аның шалтыравы мине туйдырмый, ә киресенчә, ошый. Газета укучылар белән аралашу шулкадәр рәхәт, күңелле, искиткеч кызык…

ЯТИМ КАРТЛЫК

Көз уртасы. Кемдер мул уңышка канатланып йөри. Ә башка берәүнең бакчасында алабута орлык коя… Гомер көзе дә нәкъ ел фасылындагы кебек. Кемдер баласы тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши, кемдер картлар йортында… Бәлки шул уртаклык аркасында Өлкәннәр көне сары көздә билгеләп үтеләдер. Дөнья артыннан куучы кеше бер көнне туктап уйлансын, тирә-яктагы өлкәннәргә азмы-күпме ярдәм кулы сузсын, үзенә дә гомер көзе киләчәген исенә төшерсен өчен.

БУКЧА ТОТЫП КУЛГА…

Чәчәк бәйләме тоткан, ак күбәләктәй ак бантик таккан күрше кызы Алисәгә карап сокланам. Ул быел беренче сыйныфка бара. Күзләрендә очкын яна, йөзеннән нур тама аның. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап керүчеләрнең барысы да шундый. Дөньяның гаделсезлеге белән күзгә-күз очрашмаган бала өчен укуның беренче көне могҗиза булып тоела. Ләкин тиздән тигезсезлекнең беренче чагылышын күрәчәк, нигә шулай соң бу, дигән сорауны кат-кат кабатлаячак әле алар. Бала күңеле шулкадәр пакь, хәтта кечкенә генә бер вакыйга да аның хәтеренә мәңгегә сеңеп калырга мөмкин. Әнә бит сыйныфташым Ләйсән шул балачактагы бер “гаделсезлекне” искә төшереп, гел җанга тия. Гәрчә 1 сыйныфка баруыма шактый вакыт үтсә дә.

ПИТРАУ ДИГӘННӘН…

Бөтен черки-кигәвене, колорадо коңгызы, чүпле бакчасы, печән өсте мәшәкате, хисапсыз бакча эшләре аша да яратам мин җәйне. Корткыч бөҗәкләрне, эш-мәшәкатьне искә алуым юкка гына түгел. Кешенең – кимчелеген, ел фасылының авырлыгын күреп яратсаң гына, яратуың ихлас була бит ул.

Җәй дигәннән… Инде анысы да узып китте. Питрау үтте – җәй бетте, ди халык.

САБАНТУЙ МАРАФОНЫ

Рекорд суктым быел. Өч көндә биш Сабантуй карадым. Кем уйлап чыгарган әкияттер, бер-ике көндә бөтен Сабантуйларны “уптым” уздырып җибәрдек. Күпләп алган әйбер очсыз булган кебек, бу бәйрәмнәр дә узган елгы белән чагыштырганда күпкә очсызга төште. Ничекме?