Блог архивлары

САУ БУЛ КЫШ, САУМЫ ЯЗ!

Сыерчыкларын күргән булмаса да, кара каргалар кайткан инде. Шул каргаларны күргәч тә күңел күтәрелә. Юкса әллә ни искитәрлек җирләре дә юк бугай. Тышта буран котыруына карамастан, шуларны күрү белән күңелгә яз оялый. Ул буранның да ниндиләре генә юк. Карганыкы, сыерчыкныкы, март бураннары… Нинди генә булса да, язныкы ич. Булмагае шунда.

“ИДЕАЛЬ ХАТЫН ТОКМАЧ КИСӘ”

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,

Нәрсәдән бу мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген…

Менә ул, менә, ниһаять… Календарьдагы тагын бер кызыл көн. Аның буявы тагын да кызылрак, башкалардан аерылып, кычкырып торадыр кебек. Монысы инде җирдәге иң матур, нәфис, акыллы, хәйләкәр, кайгыртучан, кыскасы, иң-иң шәп кешеләргә, ягъни хатын-кызларга багышланган бәйрәм.

ИДЕАЛЬ ИР НИНДИ БУЛА?

Тиздән Ватанны саклаучылар көне! Безнең илдә кабул ителгәнчә, бу бәйрәмгә катнашы булганы да, булмаганы да аны билгеләп үтәчәк. 100%ка ышанып әйтәм! Армиядә булмаган ирләр генә түгел, кайбер хатын-кызлар да бәйрәм ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырмый калмас. Бу көнне, гадәттәгечә, ирләр (бигрәк тә хәрби хезмәттә булганнары – авт.) турында бик матур сүзләр сөйләнер, аларны күккә чөеп мактарлар инде. Чираттагы бәйрәм алдыннан бер сорау белән танышларыма һәм очраклы кешеләргә мөрәҗәгать иттем. Нинди була икән соң идеаль ир?

ЯРАТА, ЯРАТМЫЙ, ЯРАТА…

Яңа ел мишурасы сатылып беткәч тә, кибет киштәләрендә йөрәк формасындагы открыткалар, йомшак ак аюлар, “Мин сине яратам” язуы белән чуарланган төрле уенчыклар пәйда була. Күпләр түземсезлек белән Гашыйклар көнен көтә башлый. Февраль салкыннарында җылытырлык, бураннардан алҗыган күңелне эретерлек бәйрәм бит ул. Хәер, кемгә ничектер инде.

“АЛЛО, КЫШ БАБАЙ…”

Сезнең шалтырату-хәбәрләр бу санга да сыймаган икән, “Безнең гәҗит”нең киләсе санын көтә башлагыз. Фамилияләргә хилафлык килгән булса ачуланмагыз, телефоннан ишетелеп бетмәскә дә мөмкин. Безгә шалтыратып, теләк-хыяллары белән уртаклашканнарга зур рәхмәт. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм! Бөтен изге теләкләрегез кабул булсын!