Блог архивлары

Удмуртиядә татар моңы

Читкә сибелгән милләттәшләребезнең тырышып-тырмашып яшәп ятуын күреп кайтасың да милләт кадерен тагын да ныграк аңлыйсың. Татарстанда, аеруча татар авылларында милләт мәсьәләсе әллә ни кискен куелмаган әле. Татарча аралашабыз, татарча яшибез. Бу яктан без бәхетле дә кебек. Шуңа күрәме, арабызда милләтнең бүгенге хәленә битараф калучылар күп. Ә менә читтәге татарлар, бездән аермалы буларак, үз теленә ныклап ябышып ята.

ТАТАР ҖЫРЫ ≠ TATARVIDENIE

Хәния Фәрхинең 11нче Алтын Барсы!“Вәт шәп булды!” – дип тел шартлатсам, кайберәүләр күзләрен шарландырып: “Кайсы җире?” – диячәк. Теләсә-кайсы супер-пупер вакыйгадан да гаеп табарга мөмкин чөнки. “Булмады әле бу”, – дип, борынымны салындырсам… “Татар җыры-2010”ны, әлеге шоу-тамашаны оештыру өчен күпме көч куйган кешеләр каршында иң зәвыксыз, түбән культуралы, җыр сәнгатендә пычагым да аңламый торган адәм булып калачакмын. Шуңа күрә куштанлык һәм ялагайлыкны читкә куеп, ни күрдем, шуны язармын.

Өч бөртек сүз…

Әнием, гафу ит, рәнҗемә! Кояш батып беткәч кенә, үтеп баручы көннең Әниләр көне булуы капылт искә төште. Сеңелләрем сине телефон аша гына котламагандыр…

Гөлинә, гадәттәгечә, берәр сюрприз әзерләп куандыргандыр. Ул бит һәр бәйрәмгә берничә атна алдан ук сценарий төзеп куя, берәр мөгез чыгарып гаҗәпләндерә. Гөлшатның кулы җиңел: берәр тәм-том әзерләми калмагандыр. Әти дә, елдагыча, ике битеңнән үбеп: “Минем балаларым өчен синнән дә яхшырак әни була алмас иде”, – дидеме?! Алар белән чәй өстәле артында утырганда, олы кызың гына сине онытты дип уйладыңмы, әнием?

93 яшьлек милиция

Аларны бик өнәп бетермәсәк тә, кайчакта аты юлы белән сүксәк тә, ышанмаган булып кылансак та, тормышыбызда берәр бәла-казага юлыксак, шулар янына чабабыз. Нәкъ менә алар гаделлекне торгызырга ярдәм итәр кебек. Әйе, милиция хезмәткәрләре хакында әйтүем.

Билгесез бәйрәм

Якшәмбе иртән иптәш кыз шалтырата: “Кара әле, син бит журналист кеше, белергә тиеш: нинди бәйрәм хөрмәтеннән ял иттек соң без? Кичә дә көне буе котлаулы СМСлар яуды. Кайсыннан гына сорасаң да: “Кем белгән аны, ял итәбез икән, димәк, бәйрәм”, – дип җавап бирәләр. Син дә белмисеңме әллә?”