Блог архивлары

Агулы конкуренция?

Кукмара районының «Җиденче чакырым» кафесында агуланучыларның саны 55кә җитте. Элек алар 52 дип хәбәр ителгән иде. Искәртәбез, бу соңгы 1 ай эчендә икенче очрак… Кафе 14нче июльдән 90 көнгә ябылды. Күмәк төстә агулануның сәбәбе – ризык әзерләү технологиясен бозу, хезмәткәрләрнең дүртесендә сальмонелла ДНКсы табылды, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе. Хәзерге вакытта кафеның директорына һәм хезмәткәрләренә карата 6 административ эш кузгатылган.

Авыруларның күбесе әле дә больницада, кайберәүләр поликлиникага йөреп дәвалана. Шушы хәлләрне үз күзләребез белән күрер өчен без дә юлга чыктык.

Питрауның да була төрлесе…

Җомга көнне кичке якта гына эшләремне төгәлләп, тизрәк Кукмара ягына чыгып китү җаен карадым. Түбән Чура авылында быел да бәйрәм ясамый калмаслар әле, дип уйлыйм үзем. Узган елны гына, гадәттән тыш корылык булып, гомер-гомергә уздырылып килгән Питрау булмый калган иде.

Былтыргы үпкә

Яратам мин шул бәйрәмне! Мәгънәле кебек тоела ул. Өстәге җитәкчеләр ниндидер бер дата билгеләп, «уздырдыкмы – уздырдык» рухындагы Сабантуйлардан аерылып тора. Уракка төшкәнче дә бераз гына сулу алырлык вакыт бар. Җәйнең дә иң «тәмле» вакыты… Питрау үтте – җәй бетте, дисәләр дә.

Мөхәрриргә сюрприз!!!

Эшем буенча мөхәрриребезнең фатирында еш булам. Һәм шулай еш кына аның бушаганын көтеп утырырга туры килә. Әнә бүген дә киләсе ярты еллыкта даими чыгасы “Шифалы гәҗит” “Серләр гәҗите”, “Могҗизалы дөнья”, “Мыштым тема” газеталары белән мәш килеп йөри. Илфат абыйны көткән чакта күңелне күрүче, гел чәй өстәле әзерләп каршы алучы, якты йөз белән озатып калучы әле дә ярый аның хәләле Зөлфия апа бар. Гадәттәгечә, ул әзерләгән табын артына килеп утырдым да, сүз ара сүз китеп, тиздән Илфат абыйның 50 яшьлек юбилее булуын белеп алдым. Сюрприз ясыйм әле үзенә, мин әйтәм.
Зөлфия ападан мыштым гына Илфат абый турында сораштырам. Күп көттереп утырсагыз, хәзер дөньяга фаш итәрбез бөтен гаилә серләрегезне. Бу атнада “Кунак бүлмәсе” сәхифәсен әзерләү минем өстә иде, соңгы сәгатьтә генә материалымны тапшырырмын. Ачуланса ачуланыр дип уйладым да, беркемгә әйтеп тормый гына, Илфат абыйның үзен газетабызда кунак иттем. Әзер язманы да газетага бирмәсә, әйтеп карасын аннары бездә тыелган тема юк дип.

Чуашлар да милләт өчен көрәшә

Залда тамаша башланганын көтеп утырам. Сәхнә чаршавына милли бизәкле сөлгеләр эленгән. Талгын гына җыр яңгырый. Шулчак яныма бер ир килеп, нидер сорады. “Чуаш”, – дигән сүзен генә ишетеп калдым. “Юк-юк, мин чуашча белмим”, – дигән идем дә, ул миңа карап: “Чуаш башкаласында яшәп, туган телне белмисез, сезгә оят булырга тиеш”, – диде. Чабаксар шәһәрендә алган беренче чирканчык булды бу минем. Шуннан соң аңа Казаннан булуымны, татар икәнлегемне һәм үз телемне бик яхшы белүемне ипләп аңлатырга туры килде. “Татарлар – тугандаш халык, хөрмәт итәм аларны. Без төркиләр!” – диде Чуашстандагы яңа танышым һәм чуаш телен белмәүче үз якташларын сүгеп алды. Кияүдә түгеллегемне белгәч, Чуаш университеты укытучысына димләргә тотынды.

Кыш бабайсыз каникул…

Кар бабай, кар бабай, безгә бик таныш бабай:)Яңа елның озын ялларын сез ничек үткәргәнсездер, белмим, әмма минеке быел да онытылмаслык булды. Бер минут тик тормадым. Каникул вакыты да булсын, кызык та булмасын, имеш. Мәктәпне тәмамлаганга байтак вакыт үтсә дә, каникуллар үзен оныттырмый. Сере гади: нәкъ шул чакта яраткан сеңлем кунакка килә. Кунакны, билгеле инде, тиешенчә кунак итәргә, күңелен күрергә кирәк. Һәр көн онытылмаслык вакыйгаларга бай, күңелле үтәргә тиеш. Килгән саен бер үк җиргә алып барып та булмый – искенең кызыгы юк. Шуңа күрә бу юлы да ниндидер үзенчәлекле программа әзерләргә теләдем.