Блог архивлары

КӨТҮ ЧИРАТЫ

Көтүче булудан да авыр хезмәт юк икән, җәмәгать! Әйтәм аны, Салават гел балачакта көтү көтүе белән мактана. Берзаман миңа да сәхнәгә чыгарга туры килсә, быелгы көтү чиратын искә алмый түзмәм, мөгаен…

ПЕЧӘН ТӘМЕ

Журналист язудан башканы белми, белмәгәнне сөйләмә, диярсез микән? Их, җәмәгать, белмәсәм иде мин ул печән басуын… Үземне кигәвеннән талатып, печән әйләндереп йөрмәсәм икән! Әби әйтмешли, шәһәрдә яшәп, авылны мактап кына ятар идем. Ә балачактан бирле һәр җәйне печән басуыннан кайтып кермәгәч, сөйләмичә булдыра алмыйм.

КҮРШЕЛӘР БОЕВИГЫ

Күрше белән борыннан
Булмады һич татулык:
Көн саен бер усаллык,
Көн саен бер катылык.
М. Җәлил.

Журналист ул – милиционер да, прокурор да, судья да түгел. Шулай да әлеге һөнәр ияләре белән уртак ягыбыз бар: дөреслек эзләү һәм шул дөреслек җиңәчәгенә ышану. Читтән карап торган кешегә һәр конфликт ачык кебек тоела һәм кем гаепле, кем гаепсез булуы да тәгаен билгеле кебек.

Язмышыбыз үз кулыбызда

«Бердәм Россия» партиясе көннәре Нырьяга да килеп җитте. Бик үзенчәлекле халык яши бу җирлектә. Райондагы бу авыллар милләт төрлелеге ягыннан рекорд куймый микән әле? 7 төрле милләт бар диделәр: 1502 удмурт, 154 татар, 7 әрмән, 3 урыс, 2 башкорт, 1 чуаш һәм 1 немец – барысы 1670 кеше. Территориягә 10 авыл керә. Демографик хәлгә килсәк, туучылар саны күбрәк. Димәк, авылның киләчәге бар. Нырья җирлегенең инвесторы – «Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Бүгенге көндә нырьялыларның аңа бурычы 15 млн. тирәсе. Шулай да инвестор «сез миңа тиеш» дип яшәми, һәрчак ярдәм итә үзләренә. Әйтик, узган елны хәтта мәдәният йортына киемнәр тектерү өчен дә 30 мең сум бүленеп бирелгән.