Блог архивлары

Питрауның да була төрлесе…

Җомга көнне кичке якта гына эшләремне төгәлләп, тизрәк Кукмара ягына чыгып китү җаен карадым. Түбән Чура авылында быел да бәйрәм ясамый калмаслар әле, дип уйлыйм үзем. Узган елны гына, гадәттән тыш корылык булып, гомер-гомергә уздырылып килгән Питрау булмый калган иде.

Былтыргы үпкә

Яратам мин шул бәйрәмне! Мәгънәле кебек тоела ул. Өстәге җитәкчеләр ниндидер бер дата билгеләп, «уздырдыкмы – уздырдык» рухындагы Сабантуйлардан аерылып тора. Уракка төшкәнче дә бераз гына сулу алырлык вакыт бар. Җәйнең дә иң «тәмле» вакыты… Питрау үтте – җәй бетте, дисәләр дә.

Акчасыз – тормыш файдасыз

Сезгә Азнакай районы Бүләк, Сөендек һәм Сарлы авылларында яшәүчеләр яза. Язуыбызның сәбәбе: түземлек дигән әйбер бетә башлады. Авыл халкына болай да авыр, инде бөтен яктан кысалар. Җыелган үпкәбез күп. Безнең авыл халкы электән үк иң түземле, эшчән, тату иде. Авылларыбыз ямьле Ык елгасы буенда Башкортстан республикасы белән янәшә. Элек тормышыбыз да табигатебез сыман иде, матур, шау-гөр килеп яшәп ята идек. Бүгенге белән узган еллардагы тормыш – җир белән күк аермасы.

Иң борчыганы – киләчәктә терәк булырга тиешле балалар. Урта белем бирүче мәктәп Сарлы авылында урнашкан. Сөендек авылыннан 2 чакрым арадан 15тән артык бала, Бүләк авылыннан 4 чакрымнан 25тән артык бала һәр көнне, елның нинди фасылы, нинди көне булуга карамастан – иртән дә, дәресләре беткәч тә, юл кырыеннан тезелешеп, җәяүләп кайталар.

Сыерлар “курорты”

Татарстан Австралиядән 5 мең баш савым сыеры сатып алырга җыена. Моңа кадәр 2008 елда Апас районының Кормаш авылына шундый 1240 баш сыер кайтарылган булган инде. Бу хакта без газетабызның узган санында язган да идек. Теманы дәвам итеп, Кормаш авылындагы «диңгез арты сыерларының» тормыш-көнкүрешен карап кайтырга булдык.

Кәҗәләр авылы

Мамадыш районы, Шәдче Башы авылы совет чоры заманында гөрләп яшәде. 65 хуҗалык бар иде. Хәзер авылыбыз көннән-көн артка тәгәри. Үлүчеләр саны да ел саен арта. Яшьләр санаулы гына калды. Соңгы елларда балалар бөтенләй тумый диярлек. Авылның 90%ы – пенсионерлар. 1960-1998 елларда сыер, сарык, дуңгыз, кош-кортны өй саен күпләп асрадылар. Печән, салам, ашлыкны үзебезнең колхоз мулдан биреп барды. Фермаларда 800 дуңгыз, 1500 баш сарык, 30лап ат асралды. Хәзер авылыбызда бер баш мал-терлек тә калмады, чөнки бөтен фермаларны җимереп, кишәрлекләрен турап, төсле металлга тапшырдылар. Хәзер үзебезгә мал асрарга мөмкинлек юк. Авылыбызда 3-4 сыер гына калды, аны да яшьрәк гаиләләр асрый. Алар да авылдан чыгып китү ягында. Берничә елдан авылның бетүенә шигем юк. Калган пенсионерлар кәҗә асрауга күчеп бара. Шуның өчен дә хатның исемен Шәдче Башы – Кәҗә авылы дип куйдым. Кәҗәне дә кар ашатып, бәрәңге сабагы белән генә асрап булмый.

Әбиләр җире кем кулында?

Лаеш районы, Татар Янтыгы авылында булып, “Ир, хатын һәм сөяркә өчпочмагы” язмасына материал туплап йөргәндә, Өммегөлсем апа Вәлиуллина һәм аның сеңлесе Рәшидә апа, форсаттан файдаланып, бездән ярдәм сорады.

– Безнең бакчабыз бар иде, сеңлем. Без биш бала идек, менә күптән түгел генә энебез үлде. Дүртебез дә исән булуга карамастан, бакчабызны күршеләр алды. Безнең йорт, безнең җир бит ул, – диде Рәшидә апа. – Без аны белми дә калдык. Бер хатын гына авылда очрап: “Сезнең бакчагызны күршегез урман каравылчысы Заһир сатты бит инде”, – диде. Шуны ишеткәч, мин бөтенләй аяктан егылдым.

– Бөтен пенсия акчам шул бакчаны кире кайтару өчен судлашып йөреп бетте, – дип кушылды Өммегөлсем апа. – Заһир бирми. Суд бирергә куша инде, адвокат та, җир – сезнеке, ди. Инде хәзер адвокатка да ышанмый башладык. Алар әйтә дип кенә җирнең безнеке булганы юк, документлар аның кулында бит. Шуларга кул куеп бирми.