Блог архивлары

850 сумга нервыны саттым!

Итекченең итеге юк, дигәннәрен ишеткәнегез бар инде. Шул «итексез» утыруыгызны искәртеп, аны үзегезгә атап әйткән чакларыгыз да булмады түгел. Шулай булмый ни… Менә үзем дә шул итекне юнәтү артыннан елдан артык җәфаланып йөрим бит инде. Зарланмас җирдән зар еларсың, билләһи. Их, мин әйтәм, берәр журналистка хат язып салырга…

“Гомерлек мал көл булды”

Карактан кала – уттан калмый. Меңнәрчә тапкыр язылган, инде «тапталган» сүзләр булса да, андагы хәлләрне барып-күреп кайтканнан соң тагын бер кат шулай дип язарга мәҗбүрмен. Үз күзең белән күргәч кенә бу әйтемнең тулы мәгънәсен чамалый башлыйсың икән. Кичә генә лапас, мунча булган урында, бүген кап-кара җир. Янгын ике көн элек үк булган булса да, төтен исе һаман борынны ярып керә. Урамның каршы ягындагы йортларның ишегалдында әле дә йорт җиһазлары тәгәрәп ята – алар да янгынның көчен күреп, булдыра алган кадәр милкен коткарып калырга теләгән, күрәсең. Күп кешене йортлардан эвакуацияләгәннәр. Шулай да, янгын каршы яктагы йортларга күчәргә өлгермәгән. Сүндерүчеләр аңа караганда көчлерәк булып чыккан.

Саранча һөҗүме

Русиянең көньягы саранча һөҗүменнән тилмергән көннәрдә «Татарстанга алар килеп җитмәячәк», – дигән өмет-вәгъдәләр янә эссе кояш нурлары астында эреп югалды. Шулар артыннан ук Ютазы районына саранча һөҗүм итте. Һөҗүм, дип арттырып та җибәрәм бугай, тик шулай да бер метр квадратка 15-20 саранча туры килүе хак анысы. Көне буена һәр саранча үз авырлыгыннан ике-өч тапкырга артыграк үлән кимерә һәм, шул рәвешле, үз гомеренә 50-100 граммяшел массаны юк итә икән. Ләкин шуның бары тик 5%ы гына аның организмы тарафыннан үзләштерелә. Ютазы районындагы Тукай исемендәге хуҗалык кырларыннан саранча тарафыннан юк ителгән 20 га уңышның күпмесе генә аның организмы тарафыннан үзләштерелгәнлеген санап карагыз инде менә шуннан.

Баз – синеке, җире кемнеке?

Редакциягә Кама Тамагы районы, Олы Кариле авылыннан бер ханым шалтыратты.

– Мин үзем рус газеталарын күзәтеп барам, ә менә татар матбугатыннан сезнең газетаны гына укыйм, – диде ул, үзен Ирина дип таныштырганнан соң. – Газетагызның бер санында җир мәсьәләсен күтәргән идегез, менә бездә дә зур проблемага әйләнде ул. Күршеләр күрәләтә җиребезне үзләренә тартып ала, авыл җирлеге алар яклы. Җирне үлчәтергә теләп, районга гына 7-8 тапкыр бардык инде, безгә килергә вакытлары юк. Инде үлчәтергә дип сөйләштек һәм авыл җирлеге рәисенең дә бу вакыйгада катнашуын сорадык. Безнең җиргә күпмегә керүләрен күрсен өчен. Алайса, һаман без гаепле.

Җитәкчеләр вәгъдәсен онытканмы?

«Безнең гәҗит» газетасын күптәннән алдырам, һәр атнаны көтеп алам, яратып укыйм. Бик эчтәлекле, әйбәт газета чыгарасыз, рәхмәт. Шуңа күрә, үземнең зарым белән сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Язуымның төп сәбәбе менә нәрсәдә – мин сугыш ветераны, тыловик. Ирем Бөек Ватан сугышында катнашып, төрле җәрәхәтләр алып кайтты да, монда вафат булды. Мин тол калдым.

Безнең кебек тол хатыннарга, сугышта катнашучыларга, инвалидларга хөкүмәтебез фатир бирү, торак белән тәэмин итү турында закон чыгарды. Шушы закон нигезендә, күпләребез фатирлы булды, Путинга рәхмәт әйтеп, бөтен уңайлыклары булган фатирларда яшәп яталар. Мин дә шулар исемлегенә кердем. Быелның 18 февралендә бөтен документларымны җыеп, башкарма комитетка тапшырдым. «Без аларны Казанга җибәрәбез, бер айдан кайтырга тиеш, кайткач хәбәр итәрбез», – дип ышандырып җибәрделәр.