Блог архивлары

Аннан-моннан ремонт – 2

Түбәндә күрсәтелгән хат артыннан Кукмарага баргач, авторыбыз беркадәр ризасызлык белдерде.

Минем хатны онытканнар, бәлки, бөтенләй үк кирәк түгел дип тапканнардыр, тагын язармын дип тора идем, – диде Әлфия апа Пантелеева. – Аны сезгә генә түгел, күп инстанцияләргә юлладым инде.

– Тагын бер яңалык җиткерде ул миңа. Анысын ул больницада ятканда ишетеп кайткан. Имеш, мине Кукмара хакимияте җитәкчеләре куркыткан һәм башка ул районга аяк та басмаячакмын, дигән гайбәт таралган икән анда. Куркытуын-куркытмадылар, тик бер язмам өчен, юк гаепне бар итеп, әниемне эштән китәргә мәҗбүр иттеләр үзе. Бу хакта зур язма әзерләнеп ята һәм тиздән, Алла боерса, ул дөнья күрер. Башка журналистлар да Кукмара районындагы әлеге вакыйга турында зурлап «искә алырга» вәгъдә итте.

Ана! Балаңны тынычлыкта калдыр!

“Безнең гәҗит”тән гыйбрәтле язмаларны гел укып барам. Шушы яшемә җитеп, бернинди газета-журналга хат язганым, беркемнән дә ярдәм сораганым, беркемгә дә зарланганым булмады. Инде менә гаиләм тынычлыгын саклап калу өчен, сезгә язып карарга булдым.

20 яшемдә Сосна авылы егетенә тормышка чыктым. Бер-беребезне яратышып өйләнештек. Көтеп алган кызыбыз туды. Тормышыбыз түгәрәкләнде. Салынып бетмәгән булса да, йортыбыз бар иде инде ул чакта. Тик кайгы да бәхет янәшәсендә генә торган икән бит. Сөекле ирем эшкә дип чыгып киткән җиреннән әйләнеп кайта алмады. Югыйсә, 22 яшендә гөрләтеп тормыш көтәсе иде. Мин әле салынып та бетмәгән өйдә 1 яшь тә 11 айлык бала белән утырып калдым, җилкәмә күтәрә алмаслык кайгы ишелде. Ирем тракторчы иде, тракторы арбасына кысылып үлде.

“Гомерлек мал көл булды”

Карактан кала – уттан калмый. Меңнәрчә тапкыр язылган, инде «тапталган» сүзләр булса да, андагы хәлләрне барып-күреп кайтканнан соң тагын бер кат шулай дип язарга мәҗбүрмен. Үз күзең белән күргәч кенә бу әйтемнең тулы мәгънәсен чамалый башлыйсың икән. Кичә генә лапас, мунча булган урында, бүген кап-кара җир. Янгын ике көн элек үк булган булса да, төтен исе һаман борынны ярып керә. Урамның каршы ягындагы йортларның ишегалдында әле дә йорт җиһазлары тәгәрәп ята – алар да янгынның көчен күреп, булдыра алган кадәр милкен коткарып калырга теләгән, күрәсең. Күп кешене йортлардан эвакуацияләгәннәр. Шулай да, янгын каршы яктагы йортларга күчәргә өлгермәгән. Сүндерүчеләр аңа караганда көчлерәк булып чыккан.

Бакчагызны күршеләр бүлмәсен!

Бу маҗара узган ел көзлектә башлана. Җизнәсен җирләп кайткан Әнвәр абый 20 ел буена бәрәңге утырткан җиренең ниндидер казыклар белән бүленгәнен күреп гаҗәпкә кала. Бу ни хәл? Авыл җирлегенә шалтыраткач, аңа яңалык җиткерәләр: ул җирне башка кешеләр үзенә терки икән. Кемнәр дисәң – күршеләр.

Әнвәр абый Сөнгатуллин бирегә күчеп килгәндә, ул җирләр ташландык була. Тупыллар, Америка өрәңгесе, куаклар үсеп утырган, чүплеккә әйләнә язган тау-ташлы җирне ул әкренләп эшкәртә башлый һәм бәрәңге утыртырга яраклы хәлгә китерә.