Блог архивлары

Күгәрченнәр кая китте?

Эх, бар иде заманалар… Иртән кәрнизгә җыелган күгәрченнәрне кичтән калган ботка белән сыйлый идек. Тиз арада кулга ияләшеп, иртән торышыбызга ук тәрәзә каршына җыелырлар, гөр-гөр килеп утырырлар иде. Алты-җиде ел элек кенә бит әле бу.

Игътибар иткәнегез бармы: хәзер күгәрченнәр азайды. Шәһәрдә дә сирәк-мирәк кенә очрый, авылда исә бөтенләй күргәнем юк. Эссе җәй тәэсир иттеме? Әллә кризис шаукымы белән халык тавык ботыннан күгәрченгә күчтеме? Кая китте соң ул көтү-көтү очкан күгәрченнәр? Чыпчыклары кайда? Экология эшеме бу, әллә сәбәп башкадамы?

Шакшы дөге токмачы

Укудан кайтырга чыктым да суык булгач, автобус көтеп тормадым, “мотор” тотарга уйладым. Шул арада берәү сызгырып килеп тә туктады. Бәясен дә кыйммәт сорамаган кебек тоелды. Утырдым инде. Тел сөяксез – сөйләшеп киттек. Бу абзый Кытайдан икән. Татарчасын Казан арты татарларыннан да чистарак сөйләшә. Һич Кытай кешесе дип уйламассың.

– Инде бишенче елымны Казанда яшим, – диде үзен Самир дип таныштырган кытайлы. – Казанга килеп, татар кызына өйләндем дә менә хәзер туган якларыма да кайтып китә алмыйм. Бигрәк матур бит татар кызлары, – диде ул көлеп.

Адым саен уен йорты…

Кайсы ана үз баласын кечкенәдән үк хәләлне хәрәмнән аерырга өйрәтеп үстерә икән? Андыйлар булса да сирәктер. Безнең җәмгыятьтә, киресенчә, бар укылган әкиятләр шул хәрәмгә өйрәтүгә кайтып кала. Мәсәлән, Иван-дурак гомер буе мич өстендә ята, ләкин әкият азагында аннан да бай һәм бәхетле кеше юк. Я булмаса күлдән тотылган алтын балык яңа тагарак та бирә, йорт та сала, әбидән патшабикә дә ясый… Лампаны сөрткәч килеп чыгучы һәм теләкләрне үтәүче җен дә әзергә-бәзер яшәргә өйрәтә кебек. Шул ук үзебезнең Таңбатыр да алтын, көмеш, бакырдан йорт салганда соңгы кадакны гына кага. Су анасы, Шүрәлеләр, кем әйтмешли, “искеләрдән калган ул” һәм алар, нишләптер, теләкләрне карусыз үтәүче җен-пәриләр шаукымы астында күмелеп кала, кызыгын югалта. Менә шул хәрәмне күреп, шуңа күз кыздырып үскән, аңына үз хакыйкатен сеңдергән баланың үсеп җиткәч казино бусагасын таптавы гаҗәп тә түгел, миңа калса.

Участковыйлар куркак?

Эшебезгә күрә еш кына полиция (элек милиция) белән кулга-кул тотынышып эшләргә туры килә. Эчке эшләр министрлыгында да еш “кунак” без. Узган 2010 ел әлеге министрлыкта Халык ышанычын яулау елы буларак игълан ителгәч, хокук саклау органнарының мактауга лаек эшләрен даими күреп тордык. Күргән әйберне газетага яза торган гадәт тә бар бит әле. Мактарлык эше бар икән, нишләп күз йомарга, ди, шулаймы? Әле кайберәүләрнең шалтыратып: “Милицияне мактаганны халык яратмый, хурлаганны гына ярата, язылучыларыгызны югалтып бетерәсез бит”, – дип, җылы киңәш бирүен дә хәтерлим.

Сугышта булдыңмы? Дәлиллә!

Шатлыгын да, кайгысын да, тормыш мәшәкатьләрен дә, аларны чишү юлларын да – барысын да безнең белән уртаклаша укучыларыбыз. Язмаларыбыз ниндидер кызыксыну уятканда да үз фикерен әйтергә, үз тормыш тәҗрибәсе белән бүлешергә ашыга алар. Мәсәлән, “Һәр ветеранга фатир?” язмасы басылгач та, бер укучыбыз шалтыратып, үзенең дә шундый ук хәлләргә таруын һәм ахырдан үз дигәненә ирешүен әйтеп шатландырды. Хәтерләсәгез, ул язмада Саба районы Шәмәрдән бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Нургаяз Юнысовка фатир бирмәүләре, торак мәйданы яшәү өчен җитәрлек дип табулары турында язылган иде.