Блог архивлары

Арзан дип алданмагыз!

Кибетләр буйлап йөрергә вакыт юк. Гомумән, көннәр буе кибет киштәләре карап йөрүчеләрне аңламыйм. Иң яхшысы – анда барганчы ук нинди товар сатып аласыңны, аның бәясен ачыклап бару. Өч тиенлек товарны биш сумга сатып алып, соңыннан үкенерлек булмасын. Моның өчен, күптәннән интернетка мөрәҗәгать итәм. Аның белмәгәне юк. Әйтик, телефон алырга кирәк ди. Беренче эш итеп, интернет аша, таләпләремә туры килердәй телефон маркасын сайлыйм. Фотокамералы, яхшы динамикалы, чыдам… Берничә телефон арасыннан сайлый алмый аптырасам, башка кулланучыларның кайтавазларын укыйм. Һәм, ниһаять, бер карарга киләм. Хәзер инде шул телефонның кайсы кибеттә ничә сумнан сатылуын гына карап чыгасы калды. Анысын да һәр кибетнең рәсми сайтыннан табарга мөмкин.

Күптән түгел генә, шул ук эш схемасы белән, күзлек урынына, контакт линзалар сатып алырга булдым.

Пенсияне ничек кайтарырга?

“Хәрби хезмәткәрләр союзы инициатив төркеме хәбәр итә: РФ Оборона министрлыгы хәрби пенсионерларга 1993 елдан бирле пенсияне түләп бетерми. Инде өч елдан артык без Татарстан Республикасындагы хәрби пенсионерларга лаеклы пенсиясен кайтарып алырга ярдәм итәбез. Бу вакыт эчендә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдә яшәүче 1500дән артык пенсионер безнең ярдәм белән пенсиясенең алып бетермәгән өлешен (ә ул 35 меңгә кадәр булырга мөмкин) ала алды. Бу 1993-2000 еллардагы түләнеп бетмәгән паек акчасы турында сүз бара.

Суда яшәүче ветеран

Быелгы ташуда елгалар ярыннан чыгар дип көткән идем. Шул ташуны күрер өчен генә авылга махсус кайттым. Кеп-кечкенә инешебез дә язгы ташу вакытында Зөя елгасы кадәр булып җәелә торган иде. Заманында атларны да агызган ташулы инеш бит ул. Быел исә кыска кунычлы резин итек белән дә икенче ярга чыгарга мөмкин. Ташу бөтенләй булмаган. Әле җитмәсә, сусаклагычка да су җыела алмый ди. Узган елгы корылыкта җир шулкадәр коргаксыган, күрәсең, туң булмау сәбәпле, бөтен кар суы җиргә сеңгән.

Аның каравы, Казан шәһәренең кайбер урамнарына моторлы көймә җибәреп була иде быел. Арттырып әйтүем түгел! Мәсәлән, Проезжая урамында яшәүче Рәисә апа Даутованың өенә эләгү өчен, быел да билдән су ерып керергә кирәк булган.

Айдар Галимовның “башын ватмыйбызмы”?

(Эксклюзив интервью)

Эстраданың беренче баскычын кемгә бирер идегез, дип сорасалар, ул урынга, һичшиксез, Айдар Галимовны куяр идем. Егерме ел сәхнә тотып, күпме көч куйганы, бар тормышын тамашачыларына багышлаган өчен генә дә түгел… Әнә шул вакыт эчендә, үз-үзен югалтмыйча, эстрадабызда иң гади, иң рәхмәтле, кешелекле һәм һәрчак көчле уңай энергетикалы Айдар булып кала белүе өчен! Бәлки шуңадыр, нәкъ менә аның 86%тан күбрәк тавыш җыеп, Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутат итеп сайлануын белгәч, гаҗәпләнмәдем дә. Тырыш кешене халык күрә, бәяли белә ул. Башкортстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты булган Айдар Галимовның гастрольләр графигына тагын бер эш өстәлде, димәк. 15-16 апрельдә Казанда булачак концерт­ларына әзерләнеп йөргәндә, кылны кырыкка ярып йөргән чагында, мин дә аңа үз сорауларымны биреп калырга ашыктым.

“Сорыкорт” ирләр

Казандагы «бөке»ләр проблемасы мәңге хәл ителә алмас, мөгаен. Юллар төзү – бездә гаять озак эш, ә машиналар көннән-көн артып тора. Хәзер «бөке»ләргә дә ияләндем инде. Гомер укылмаган романнар шунда укыла, радиодагы яңалыклар да шунда гына тыңлана. Кайвакыт әллә нинди гыйбрәтле тормыш сабакларын да шунда аласың.

Кичен эштән кайтып җитү – иң зур бәла. Автобуслар шыгрым тулы булу сәбәпле, туктап тормый гына үтеп китә. Туктаган очракта да анда керергә өлгерәсеңме, юкмы – билгесез. Шул консервы банкасына эләгеп, ике сәгать ярым бер аякта басып бару да – шәһәр халкы өчен бәхет.

Кичке 4 тулып киткәч үк, тукталышка чыгып бастым.