Блог архивлары

Әшәкелек

Электричка белән Кукмарага кайтып барыш. Атна уртасы булгангамы, вагоннар буш. Җитмәсә, юлда укырга китап та алмаганмын. Ике сәгать буена ялгызлыктан саргаерсың болай булса… Өч тукталыш үтәргә дә өлгермәдем, бәхетемә, каршы урындыкка бер апа кереп утырды. Утырды да “Безнең гәҗит”не тартып та чыгарды бу.

–  Апа, татарча укыйсыз икән, сумкамда берничә газета бар, миннән бер бүләк булсын, – дип кушымта буларак чыккан “Мыштым тема”, “Шифалы гәҗит”, “Серләр гәҗите”н бирдем юлдашыма. Сүз уңаенда, гадәт буенча, тапталган соравымны да бирдем: “Нинди газеталарны яздырып аласыз?”

–  Районныкын алам да, “Безнең гәҗит”не алдырам. Башкасы кирәк тә түгел.

–  “Безнең гәҗит”тә нинди авторны яратып укыйсыз? – дигән булам, киң итеп елмаеп.

–  Анда шул бик әшәке Эльвира Фатыйхова дигән журналист бар, шуны яратып укыйм, – ди бу.

Саранча һөҗүме

Русиянең көньягы саранча һөҗүменнән тилмергән көннәрдә «Татарстанга алар килеп җитмәячәк», – дигән өмет-вәгъдәләр янә эссе кояш нурлары астында эреп югалды. Шулар артыннан ук Ютазы районына саранча һөҗүм итте. Һөҗүм, дип арттырып та җибәрәм бугай, тик шулай да бер метр квадратка 15-20 саранча туры килүе хак анысы. Көне буена һәр саранча үз авырлыгыннан ике-өч тапкырга артыграк үлән кимерә һәм, шул рәвешле, үз гомеренә 50-100 граммяшел массаны юк итә икән. Ләкин шуның бары тик 5%ы гына аның организмы тарафыннан үзләштерелә. Ютазы районындагы Тукай исемендәге хуҗалык кырларыннан саранча тарафыннан юк ителгән 20 га уңышның күпмесе генә аның организмы тарафыннан үзләштерелгәнлеген санап карагыз инде менә шуннан.

Купеда кемнәр “типтерә”?

Поездларда еш йөрергә туры килә. Ерак юлга чыгып китсәң, юл газабы – гүр газабы икәненә чын-чынлап төшенәсең. Аеруча, шул поездда ике-өч тәүлек текелдәргә туры килсә… Бер ритмга ияреп, шак-шок шакылдап барган тәгәрмәч тавышына юлдашларың белән сөйләшеп, көнбагыш чиртеп барудан гайре эш эшләп тә булмый. Газета-журнал укыйм дисәң, караңгы, уңайсыз. Ә менә юлдашларың булмаса, бөтенләй моңсу икән.

Бервакыт япа-ялгызым купеда барырга туры килде. Ике тәүлек буе гел йоклап ятып кына да булмый. Алай гына түгел, кем белән дә булса сөйләшәсе килә – тел кычыта. Шулай да беренче 12 сәгатьне бер сүз сөйләшмичә (ара-тирә телефоннан сөйләшүне санамасаң) түздем әле. Артыгына түземлегем җитмәде – проводница янына кереп утырдым.

Базарда бәяләр

Казанның Үзәк базарына кергәч тә күзгә ташланганы – чиләк-чиләк тезелеп торучы майлы гөмбә булды. Шуңа да сәяхәттә күргәннәремне иртәләгән уңыш – гөмбәдән башларга ниятләдем. Майлы гөмбәнең 5 литрлы кечкенә чиләген 150 сумнан да алырга мөмкин. Ә менә каен гөмбәсе 200 сумга төшәчәк.

Каен дигәннән… Гөмбәсе генә түгел, җиләге дә өлгергән икән инде аның. Каен җиләгенең бер стаканы 70 сум тора. Виктория җиләгенең шундый ук стаканын 50 сумга да алырга мөмкин.

Күңелле мизгелләр:)

16.06.2011

Бүген иртән 4нче номерлы маршрут автобусына утырдым.Кондуктор ир-ат шундый матур итеп татарча бөтен тукталыш исемнәрен атый. “Калинин тукталышы”, следующая “Эсперанто тукталышы”:) Следующая дигәне урыслар өчен, тукталышы дигәне татарлар өчен:) Узе һәрбер пассажирга күңелле көн тели, шат елмая, артыннан рәхмәт әйтеп хәерле юллар теләп кала…Көне буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итүче кондукторга рәхмәт!