Гөлшаһидә мәхәббәте

Ул бүген Балык бистәсе районы Котлы Бөкәш авылына – үткәненә әйләнеп кайтты. Кайтырга курыккан елларына. Инде ничә дистә ел үткән, тик күңел яралары гына әле дә төзәлмәгән икән. Онытылган кебек иде югыйсә. Тормыш көзенә кереп барганда күпләр шулай эшлидер, үткәннәрне юллап сәяхәт кыладыр кебек тоелды аңа. Үткәнең барыбер бер куып тотып, бердәнбер көнне кемлегеңне исеңә төшерә икән. Юк, зур үкенеч тә юк кебек! Һәрхәлдә яңадан туасы һәм тормышны өр-яңадан башлыйсы килми. Нибары 47 елны гына… Эх, үткәнеңә кайтып бер мизгелне генә үзгәртә алсаң да гомерең бөтенләй башка юнәлеш алыр иде. Күп тә кирәкми, нибары бер мизгел! Бүген Гөлшаһидә апа шулар турында уйлады. Язмыш башкаларга карата да шулай кырыс микән?!

Чал чәчле әби гомеренең иң бәхетле минутларын эзләп кайтты бит монда. Тик ул минутлар шушы чардуганнар арасына кереп адашкан да, Гөлшаһидә әбине мәңге эзләп таба алмас кебек. Биредә торган кешеләрне дә танымый инде ул. Дога укучы абыстайның йөзендә генә таныш чалымнар шәйләнә кебек. Әллә элеккеге хезмәттәшенең сеңлесе инде?! Дога кылынгач халык, нишләптер, кунак әби янына тартылды.

– Гөлшаһидә апа, мин сезне шунда ук таныдым!

– Гөлшаһидә?! Безгә чәйгә керми китмә!

– Безгә кермәсәң, ачуланабыз!

Авыл халкы онытмаган икән бит әле үзен. Күбесен Гөлшаһидә апа танымый да, ләкин ул әле генә аңлады: тормышы юкка узмаган. Әнә бит, хәтерлиләр аны, яраталар, хөрмәт итәләр… Күпләрнең күңел түрендә ул әле дә самими, тырыш, ярдәмчел яп-яшь фельдшер кыз булып саклана. Эх, сатлыкҗан күңел: шул арада тулып ташыды. Ике яшь тамчысы Гөлшаһидә әбинең бите буйлап тәгәрәде. Бәхеттән иде бу яшьләр. Үзеңнең кадерле, кирәкле кеше булуыңны аңлаудан да зуррак бәхет бармы соң ул?!

Бәхетле килен чак

Ул гомер буе табиб булырга хыялланды. Балачакта да гел курчакларын, дусларын “дәвалый”, абыйсы сырхауханәдә эшләгәч, һәрчак шул тирәдә кайнаша иде. Хыяллар исә – гомер тавыбызның иң югары ноктасы. Алар ымсындырып, күңелне кытыклап торучы могҗиза сыман, гел алга барырга өнди, иңнәргә канат куя.

Габделхак та Гөлшаһидәне үзсүзле һәм максатларына тугры булуы өчен сайлады бугай. Хәер, үзе ул беркайчан да кызның кайсыдыр сыйфатын аерып күрсәтергә яратмады – ничек бар шулай кабул итте. Уйлар берсен-берсе куып, чорларны бутап, баш миләрен каезлый. Фоторәсемнәр тагын шул елларга алып кайта, шатландыра, үкендерә, елата, көлдерә…

Бүген дә диварны бизәүче истәлек – аклы-каралы фотоларда шул заман төсе: калкурак буйлы пәһлеван гәүдәле Габделхак янында кечкенә буйлы, кыска, бөдрә чәчле Гөлшаһидә курчак кебек күзәл, бәллүр савыт кебек нәфис. “Башка кыз аның янында шулай матур күренмәгән булыр иде”, – дип уйлады Гөлшаһидә әби һәм үз уйларыннан үзе көлеп куйды.

Габделхак үзе генә түгел, аның башка туганнары да Гөлшаһидәдән башка кешене килен итеп күзалдына да китерә алмый иде шул. Хәтерли әле ул: Габделхакның әнисе Әминә үзе үк яучы булып кыз өенә килгән иде.

– Кызым, укыйсы килгәнеңне беләм, табиблыкка укытырга вәгъдә итәм. Балаларыгыз булса, сәламәтлегем бар чакта аларны да үзем карармын. Улым да, мин дә сине бик яратабыз, улыма – хатын, миңа килен бул! – ди ул. Гөлшаһидә өчен олы тормышның беренче баскычы менә шундый киңәш-табыш итүдән башланып китә. Шул минуттан Әминә апа аның өчен үз әнисеннән дә якынрак кешегә әверелә. Килен кеше беркайчан да ким кеше булмый ул йортта.

Яшьләрнең тормышка карашы, уй-фикере дә бер үк булып чыга: башта укып белем алырга, соңыннан инде матур, бәхетле тормыш корып, башкасына да җитешергә. Габделхак миһербанлы, әдәпле, акыллы егет, кулы да бар эшкә ята. Аны йөрәк белән түгел, акыл белән генә сайласаң да гөнаһ булмас иде, ләкин кыз белән егет арасында җылы хисләр күптән кабынган була инде.

– Мин балаларыбызны белемле, укымышлы итеп тәрбияләсәм, син сәламәтлекләрен кайгартырсың, – ди, укытучылыкка укып йөрүче Габделхак. Якты, изге ниятләр өстендә корылган гаиләнең бәхете дә мәңгелек булыр төсле тоела. Кая гына барсалар да – икәү, ни генә эшләсәләр дә бергә…

Укыган чорда һәр икесенең дуслары бергә җыелып, бик матур кичәләр уздырырга, үзара ниндидер бәйгеләр оештырырга гадәтләнә алар. Бер генә кичә дә Гөлшаһидә белән Габделхактан башка узмый. Кыз җырлый-бии, шигырь укый, кичәләрне алып бара, егет исә, баянда өздерә. Булачак укытучы һәм медиклар шулай дуслашып, парлашып, ахыр чиктә гаилә корган яшьләр дә булмый калмый. Бәхетле һәм күңелле чаклар өч елга сузыла.

Туган көн алдыннан…

Тиздән Габделхакның туган көне булырга тиеш. Гөлшаһидә бүләккә дип алган хром перчаткаларны инде кая гына яшереп бетермәде. Табып алыр да, бөтен сюрпризны бозар кебек. Әнкәй бүләк алмаган булса, перчаткаларны ул тапшырыр дип, үзе икенче бүләк тә әзерләп куйды инде. Авыл кибетенә нәкъ Габделхакка ярашлы костюм-чалбар кайтарганнар. Акчасын соңрак бирсәң дә була. Яздырып кына алырмын да, стипендиямне, төнге сменада эшләгән өчен түләнгән хезмәт хакын биреп, өлешләп түләрмен әле, дип уйлады Гөлшаһидә. Перчаткалар да, костюм-чалбар да әнкәсенең сандыгында урын алып, үз көне-сәгате сукканын көтте.

Җәйге матур көндә Габделхак белән Гөлшаһидә имтиханнарын тапшырып авылга кайтып төштеләр. Яшьләрнең планнары зурдан. Гөлшаһидә кайткан көнне үк кер юарга ябышты. Соңрак исә чишмәдән су да ташып куярга кирәк. Өй юарга ябышканчы бар кирәк-яракны бүген үк әзерләп куймыйча булмый. Шулай итмәсәң, икенче көнне генә җитешәм димә. Әле бит берничә көннән Казанга да китәсе бар. Габделхак су ташып тора, Гөлшаһидә кер чайкый, ир керләрне сыгып бауга элә… Шулай бергә-бергә кайнашкан яшьләрне каенана читтән генә күзәтеп соклана.

– Әнкәй, ник бу электр чыбыклары шулай өзелеп төшкән, бик куркыныч бит?! Нишләп монтер егетне чакырмыйсың?

– Өч көн элек кенә яшенләп-давыллап яңгыр яуды, шуннан бирле шулай яталар, – ди Әминә апа. – Ул бит бер бездә генә түгел, авыл буйлап шулай! Димәк, инде берничә көн бар авыл электрсыз, радиосыз да утыра. Кер элеп йөргән арада Габделхак капка башыннан салынып төшкән электр чыбыклары тирәсендә бер бөтерелә, ике…Үзе тотынмакчы була да, ләкин хатыны Гөлшаһидә каршы килә. Соңыннан әнисе дә бер-ике мәртәбә кисәтү ясый. Иң кадерле кешеләрен тыңламыймы соң инде Габделхак! Каһәр суккан чыбыкларга кагылмаска кушылгач, авылдагы монтер егеткә дә берничә мәртәбә барып кайта ул. Монтер егет кенә үз эшен эшләргә ашыкмый.

***

Чишмәдән кайтып килгәндә Габделхак белән Гөлшаһидә бер үк вакытта сүз башлый.

– Бер сорау бирсәм ярыймы сиңа?!

– Ярый, башта син сора, аннары мин әйтермен, – ди хатын иренә.

– Әйт әле, җаным, син минем уйларымны укыйсың мәллә? Мин әйтәсе килгән сүзне син әйтеп бетерәсең, син әйтәсе сүзне мин әллә кайчан уйлап куйган булам…

– Карале, мин дә шуны сорамакчы идем бит синнән!

Ярты сүздән түгел, ярты караштан бер-берсен аңлап яшәгән парлар Гөлшаһидә белән Габделхак кебек буладыр.

Чишмәдән кайткач та монтерның килмәвен белеп алган ир кабат аның янына китә. Инде җиденче мөрәҗәгатьтән соң: “Хәзер, артыңнан ук менеп җитәм”, – дип ант эчкән монтер егет, Габделхак капканың теге ягына аяк атлау белән, печән юллап басуга кача. Гарьләнгән ир үз-үзен кая куярга белми. Аптырагач, үзе эшкә тотына. Сандыктагы хром перчаткаларга да туган көнгә кадәр ятарга насыйп булмый. Ирен ток сукмасын дип, Гөлшаһидә аларны үзе чыгарып тоттыра һәм үзе дә шул тирәдә кайнашып йөри башлый. Көтмәгәндә, аның аягы таеп китеп, ул нәкъ шул чыбыкларның берсе өстенә егыла һәм… ток көче белән һавага күтәрелә. Берникадәр вакыттан соң дымлы җиргә егылып аңын җуя. Шул мәлдә Габделхак та аның янына ыргыла һәм тагын да көчлерәк ток астында калып, икенче читкә алып ташлана. “Икебез бер көндә, бер сәгатьтә үләрбез микәнни?” – аңына килгән Гөлшаһидә шул уйлардан тагын күзләрен йома.

Инде авыл халкы да җыела башлый, кызны аңына китерәләр. Шуышып кына ире янына килеп сарылган Гөлшаһидә 27 яшендә тол калуын аңлап ала.

“Ходаем, биргәнеңә риза идем, ник кире алдың?”

Гөлшаһидә үз-үзен кая куярга белмәгәннән, әле кайчан гына Габделхак үлеп яткан җирне тырнап, берничә көн шулай такмаклап елый да елый! Бу көннәрдә бөтен күрше-күлән Гөлшаһидәне саклап йөртә. Үз-үзенә кул салмасын, авырга калып баласын үтертмәсен… Габделхакны күмгәннән соң да бер атна тирәсе чыбыклар капка төбендә ята бирә. Монтер егетнең җаваплылыгы шуның төсле булган күрәсең. Бердәнбер көнне шул чыбыкларга карап утырган Гөлшаһидәдә үч алу теләге уяна.

Шешәгә керосин тутырып, монтер егетнең йорты янында утырып чыккан төннәре күп була хатынның. Ул янып үләргә тиеш! Салам түбәле йортны ут тиз йотар! Аның өйдә булуына тәгаен ышангач кына керосин сибеп ут төртергә мөмкин. Инде керосин шешәсен ачкан мизгелдә Гөлшаһидә күршедә яшәүче балаларның елаган тавышын ишетеп, сискәнеп китә. И Ходаем, бу балалар йорт-җирсез калса, алар күзенә ничек карармын дип уйлый ул. Шул балалар хакына гына үз уйларыннан баш тарта.

Шулай да бу югалтуны болай гына гафу итәргә ярамый бит инде. Җизнәсенең ау мылтыгын чистартканын берничә тапкыр күргәне бар Гөлшаһидәнең. Бәлки… Әйе, атып үтерергә кирәк аны. Бу уй тагын төн йокыларын ала. Бердәнбер көнне хатын, тәвәккәлләп, кыр этләреннән куркам дигән сылтау белән, җизнәсеннән мылтыкны сорап ала һәм атарга өйрәнә. Шуннан соң монтер егет бакчасында, аны саклап, 3 төн утырып чыга ул. Ахыр чиктә язмышын төрмә белән бәйләргә теләмичә, бу уйдан да баш тарта.

– И Ходаем, ул үзе минем каршыма килеп тезләнеп, алдымда шуышып йөрсен иде, шунда гына мин аны гафу итәрмен, – дип аккан суга карап теләк теләдем ди Гөлшаһидә апа шул елларны искә алып.

Габделхак үлгәч ул укуын да ташларга карар кыла, ләкин каенанасы каршы төшә. Ул аны бәрәңге бакчасына алып чыга да:

– Кызым, үлгән артыннан үлеп булмый! Дошман сөендереп елап ятма, укуыңны ташлама! Менә, бу бакчага бәрәңге утыртсам, шуны сатсам, акча булачак. Укы гына! 22 сум пенсиямне дә сиңа биреп барырмын. Сине улыма хатынлыкка чакырганда укытырга сүз бирдем, мин синең өчен Ходай каршында җаваплы, – ди ул аңа.

Күрше хатыннары яшь хатынга киңәш биреп калырга ашыга:

– Син бу йортны саттыр да, яртысын үзеңә алып кал. Бу йортны сез Габделхак белән бергә салдыгыз бит!

– Ә әнине кая куярмын? Ул минем йорт түгел, әнинеке. Үзегезне кызыгыз куып чыгарса, кая барыр идегез? – дип кырт кисә Гөлшаһидә.

Хатын төннәрен эшләп, көндезләрен укып, үз-үзен тәэмин итәрлек акча юллап яши башлый. Көннәрдән бер көнне больницага баш табиб үзе шалтыратып, Гөлшаһидәгә мөрәҗәгать итә:

– Хәзер миннән бер кеше килер, ләкин син бар нәрсәдән өстен бул! Онытма: ул кеше миннән килә. Аңа сынган җирен генә бәйләргә кирәк! Зинһар, тыңла!

Гөлшаһидә апа шул мизгелне әле 40 елдан соң да күз яшьләре белән искә алачак:

– Ишек ачылып китте дә, теге монтер егет пәйда булды. Мине күрү белән тезләнде һәм каршыма шул тезләнгән килеш 20 метр тирәсе шуышып килде. Баганадан егылып төшеп, кулбашын сындырган икән. Ярдәм итәсе түгел, аны шул минутта ук үтереп, җиргә күмәсем килде. Ләкин үземне җиңдем, аның бәйләвечләрен алыштырып, кайтарып җибәрдем. Иң якын кешемнең үлемендә сәбәпче булган кешегә ярдәм иттем.

Кыйммәтле алимент

Гөлшаһидәнең тормышында бер-бер артлы фаҗигале хәлләр кабатланып тора. Ире үлеп берәр ел үткәч, ул аналыктагы яман шеш авыруыннан дәвалана. Табиблар аңа кул селтәсә дә, үлми кала – авырлыкларны ерып чыга. Нурланыш алудан баш тарта. “Бала табасым бар, мин яшь әле”, – ди ул. Һәм, чыннан да, кабат кияүгә чыгып малай таба. Икенче ире үзеннән 3 яшькә яшьрәк була аның.

Гомер дисәң инде… Кыйналып, рәнҗетелеп яшәгән Гөлшаһидәне еш кына күршеләре пычак белән суелудан, балта белән чабылудан саклап кала.

– Гомер буе кайралган балта яшереп тотты. Эчеп кайтты исә, шул балтаны күтәреп, үтерергә теләп артымнан чабып йөрүе гадәти хәл иде, – ди Гөлшаһидә апа.

Җитмәсә, икенче каенана да даими рәвештә улына хатлар язып аны хатынына каршы котырта, аерылырга куша. Юасы чалбар кесәсеннән ананың хатлары табылып, Гөлшаһидәнең күңеленә яра сала тора. Инде бала да булгач, алимент түлмәслек итеп аерылу ягын карарга кирәк икән… Табиб кешенең авырулар чакыру белән чыгып йөгерүе, көнне-төнгә ялгап эшләве, иреннән 3 яшькә өлкән тормыш тәҗрибәле хатын булуы ошамый яңа каенанага.

Бердәнбер көнне Гөлшаһидә беренче каенанасының авырып больницада ятуын белеп ала. Азмы-күпме күчтәнәч алып, кеше танымаслык итеп шәлгә төренеп, автобус станциясенә килә хатын. Максаты – берәр таныш-белеш аша әнкәсенә күчтәнәч, сәлам хаты җибәрү. Каенанасы белән бер авылдан булган һәм күптән түгел генә тифтан дәваланып исән калган бер кызны күреп ала Гөлшаһидә. Каенанасына җибәрелгән күчтәнәчләр турында беркемгә дә сөйләмәвен сорап, бүләкләрен тапшырып өенә кайтып китә. Ләкин кыз серне “тишә” күрәсең. Чөнки бу вакыйгадан соң берничә көн үткәч, гадәттәгечә исереп кайткан ир хатынны шушы сылтау белән тотып кыйный. “Әле син минем хезмәт хакына теге иреңнең әнисенә күчтәнәч аласыңмы?” – дип ярсый ул. Юкса, Гөлшаһидә үзе дә эшли һәм хезмәт хакы да аныкыннан ким түгел. Көн артыннан көн үтә, җәбер-золымга түзеп яшәгән хатын иренең соңгы гамәлен гафу итә алмый. Ә бу хәл болай була.

Көннәрнең берендә хатын эшеннән сулуы кабып чабып кайтып керә. Күрше авылдагы хатынга дару кадап кайтканчы, аның алты айлык улын янәшәдәге бүлмәдә яшәүче 70 яшьлек бабай карап торырга тиеш иде бит. Тик ул бабай аңа кайтыр юлда авыл башында ук очрады инде. Бала атасы белән калган икән.

Гөлшаһидә кайтып тиз-тиз кулларын юа, бала имезгәнче дип чиста күлмәкләрен кия. Эш арасында, диванга сузылып яткан иреннән бала турында кызыксына:

–        Еламадымы соң? Ашыйсы килеп беткәндер инде…

–        Аның бүтән беркайчан да тавышы чыкмаячак, – ди салкын канлы ата.

–        Ничек инде???

Гаҗәпләнгән ана авызына чүпрәк тутырылып, өстенә мендәр бастырылган һәм сулаудан туктаган баласын күреп өнсез кала. Аерылгач, алимент түләмәс өчен хәтта шул юлга барырга тайчынмаган ирдән тәмам өмет өзә хатын. Үзе дә табиб булган Гөлшаһидә ничек итсә итә – бала исән кала. Шушы вакыйгадан соң ул иреннән аерылып, Мәскәүгә китеп бара. Апасына барып урнашып, тормышын өр-яңадан башлый. Бик яхшы теш табибы булып таныла. Улын да башлы-күзле итә.

***

Менә шул үткәненә әйләнеп кайтты бүген чал чәчле Гөлшаһидә апа. Аның өчен җир йөзендәге иң хөрмәтле хатын-кыз булган каенанасы Әминә, ире Габделхак һәм башка туганнары рухына дога кылды. Габделхак исән булса, тиздән алтын туйлары булыр иде. Эх, аның өчен нибары бер мизгелне генә кире кайтарасы, шул мизгелне генә үзгәртәсе инде юкса…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылмаган язмалар, Хикәяләр Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар