Зарланма, солдат хатыны!

Мин бик кыен хәлдә калдым. Азнакайның 89нчы номерлы һөнәри лицеенда икенче елымны эшче профессиясенә укып йөрим. Узган ел кияүгә чыктым. Аннан иремне армиягә озаттым. Ирем Кәлимуллин Фирзәр Зилфирович Пермь крае, ЗАТО Звездныйда в/ч 32755тә хезмәт итә. Ул армиядә чакта балам туды. Барысы да 2010 елда булды һәм мин шуннан бирле михнәт чигеп яшим. Миңа әнием булыша. Ул Тымытык авылыннан көн саен Азнакайга килеп мин укуда чакта баламны карый. Без шул авылда пропискада торабыз, әти-әнием авылда үз йортлары белән яшиләр. Азнакайда вакытлыча бер бүлмә арендалыйм, тик балам да, әнием дә булгач, миңа хуҗа кеше бүлмәне бушатырга куша. Хәзер кая барырга да белмим, армиядәге ирем дә безнең хәлне белеп бик борчыла.

Айгөл НӘФИСОВА.

Азнакай.

Әлеге хатка Азнакай шәһәр башкарма комитетыннан килгән җавап хаты да теркәлгән иде. Айгөл үзенә тулай торак бүлмәсе бирүләрен сорап, шунда мөрәҗәгать иткән булган, әмма аңа болай дип җавап биргәннәр:

«2011 елның 1 мартына шәһәр тулай торакларындагы бүлмәләрнең 80%ы приватизацияләнү алдында тора. Буш бүлмәләр юк. Шуңа күрә, тулай торакта бүлмә бирү мөмкин түгел. Җитәкче З.А.Идрисов.»

Бу мәсьәлә буенча Азнакайга килгәндә Айгөлнең телефон номерын да, адресын да белми идек әле. Тымытык авылындагы йортта беркем дә юк иде. Күрше-күләнгә бөтенләй кереп булмады, чөнки бу авылда капкалар бикләнә икән. Аптырап, туп-туры хәрби комиссариатка юнәлдек. Анда вакыйганы белми калмаслар, Айгөл аларга мөрәҗәгать иткәндер дип уйладык.

ҮРНӘК КОМИССАРИАТ

Азнакай шәһәрендә хәрби комиссариат начальнигы Рәдиф Әнәс улы Камалиев бу мәсьәлә белән, чыннан да, таныш булып чыкты. Алай гына да түгел, нәкъ менә ул шәһәр башкарма комитетына Айгөлне урнаштыру өчен тулай торак бүлмәсе сорап мөрәҗәгать иткән икән.

2008 елда кабул ителгән карар нигезендә бала туганда әти кеше хәрби хезмәт сафларында була икән, балага тугач та күпмедер пособие бирелә һәм ай саен шулай ук билгеле бер сумма түләнә. Пособие күләме гел артып торгач, тәгаен генә суммасын да әйтеп булмый. Шушы акча турында да сорадым.

– Алар август аенда өйләнештеләр, – дип башлады Рәдиф Әнәс улы. – Октябрьдә Зилфир армиягә алынды, ә ноябрьдә инде аның баласы туды. Өйләнгән кеше әллә ни еракта хезмәт итәргә тиеш түгел, шуңа күрә, ул Пермьдә генә. Баласы тугач, анага 18 мең сум пособие түләнде. Хәзер ул ай саен 7900 сум акча алып тора. Солдат хатыны буларак… Без аңа шушы пособиеләрне алырга ярдәм иттек, военкоматтан кирәкле белешмәләр бирелде, – диде ул.

Әңгәмәгә Чакырылыш бүлекчәсе начальнигы Әлфис Дәүләтшин да кушылды. Ул да бу вакыйга белән таныш булып чыкты һәм болай диде:

– Аларның Тымытык авылында йортлары бар. Анда әнисе Айгөлгә үги ата тиешле кеше белән гомер итә. Ул кыз шунда кайтып яшәсә дә булыр иде. Сез аны студент дидегез, менә монысы хакында без белми идек. Әгәр белгән булсак, лицей директорына мөрәҗәгать итеп, лицей тулай торагына урнаштырырга тырышып карар идек.

Рәдиф Камалиев шул арада лицейга шалтыратып, Айгөлнең укырга йөрү-йөрмәве белән кызыксынды. «Ул укырга йөрми», – диделәр. Кыскасы, военкомат эшчәнлеге белән бик канәгать төстә чыгып киттем. Алар кулдан килгәнчә ярдәм иткән һәм Айгөлне ялгыз калдырмаган.

ЧИРАТТА НИЧӘНЧЕ?

Азнакай шәһәре башкарма комитеты гына отписка язып ята, дигән фикер туды һәм алар белән танышып чыкмый кала алмадым. Кызганыч, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Зәкуан Идрисов урынында түгел иде. Аның урынбасары Лилия Фатыйх кызы Миндубаева исә бу вакыйга белән таныш булуын белдерде һәм Айгөлнең чиратка куелуы хакында искәртте.

– Ничәнче кеше булып чиратта торганын әйтә алмассыз микән?

Шул арада «Тулай торак» ҖЧҖ директоры Гүзәлия Авзалетдиновага шалтыратып белешкәндәй иттеләр. Тик ул кызның хәзерге урыны да бик яхшы булуын, аның хуҗалары белән шәхсән үзе барып сөйләшүен һәм кызны беркем дә ул бүлмәдән кумавын аңлатудан тыш бер сүз дә әйтә алмады. Чират турында бөтенләй беренче ишетүе иде ахры…

– Гафу итегез, ләкин Айгөлгә язылган җавапта бернинди чират турында да искә алынмый, – дип, хатны укып күрсәтергә мәҗбүр булдым. Һәм Лилия Фатыйх кызының дөресен сөйләп бетермәвен танымый хәле калмады.

– Кешеләр 2006 елдан бирле бүлмә алырга чират торалар. Булмаган бүлмәне без кайдан алыйк инде, үзегез аңлагыз. Җитмәсә, ул студент. Ник соң ул тулай торак бүлмәсен үз лицее директорыннан сорамый, бездән сорый?! Әле үзе килеп сорамады, әнисе килде. Соңыннан военкоматтан мөрәҗәгать иттеләр. Берничек тә ярдәм итеп булмыйдыр бу очракта.

Лилия Фатыйх кызыннан Айгөлнең төгәл адресын белешеп, аның нинди шартларда яшәвен күрергә булдык.

ЯШӘМӘСЛЕК ТҮГЕЛ!

Ошамаса ошамас – ни күрдем шуны язам! 18 яшьлек Айгөл бер дә начар яшәми. 4-5 бүлмәле, уртак коридорлы, чиста-пөхтә, бик уңайлы, икегә бүленгән зур тулай торак бүлмәсендә баласы белән гомер итә ул.

Атна уртасы булуга карамастан, бала белән өйдә утыра иде. Әнисе карамый баланы – үзе карый. Укырга йөрмәвен дә ачыкладык. Штукатур-маляр һөнәренә соңгы елын «укый» икән үзе. Дөресрәге, лицей директоры аның хәленә кергән һәм дәресләргә ирекле йөрүне рөхсәт иткән, шуңа күрә, укый дип кистереп әйтү дә мөмкин түгел. Иң мөһиме: дәүләт имтиханын гына бирә алсын. Ай саен 9 мең сум күләмендә пособие алуын да әйтте Айгөл. Бүлмә өчен квартплатаны гына түләп тора. Ул – 2 меңгә якын. Ә бүлмәдән нигә куалармы? Хуҗа хатын бу бүлмәне сатарга тели, дип аңладык. Ләкин монда да ситуациядән чыгу юлы юк түгел. Әйтик, барыбер укымый икән, Тымытыктагы йортта да яшәп торырга була бит. Тиздән октябрь ахырында инде ире дә кайтачак, аннары мәсьәләне бергә хәл итәрләр иде. Шулай ук, Азнакайда фатир арендалау да мөмкин. Ул якынча 4 меңгә төшәчәк. Тулай торак бүлмәсе булса, тагын да арзанрак.

Чагыштыру өчен, Казанда укытучы булып эшләүче дусларымны китерәсем килә. Тугыз мең хезмәт хакы алып, 7 меңне фатир га түләп яшәүчеләр бар арада. Я булмаса, бик начар шартларда 5 меңгә тулай торак бүлмәсендә торалар. Шул акчага Казан кадәр шәһәрдә тормыш итәләр икән, Азнакайда гына яшәп торырга мөмкин инде.

Бу мәсьәлә артыннан йөргәндә, берничә кеше: «Ире солдатта булудан файдаланып, бүлмәле яки фатирлы булып калмакчы була», – дигән сүз ишеттерде. Бәлки, монда да хаклык бардыр. Һәрхәлдә солдат хатыны бала кочаклап урамда калмаган. Көн дә эшкә йөреп, шулкадәр хезмәт хакы ала алмаган, барлы-юклы акчасына өч-дүрт бала үстергән кешеләргә караганда, күпкә бәхетле әле Айгөл, бер дә зарланырлык түгел…

Һәм шушы вакыйгадан соң күңелдә тагын бер ризасызлык кала. Армиядә кеше саны җитми. Яшь әтиләр абруе тәмам төшкә армиядә илебезне саклаганда, аларның хатыннары ирләрен көтеп интегә. Пособие 9 мең сум булса да баланың әтисен алыштыра ала дип уйлыйдыр илбашлары…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Азнакай-Тымытык-Казан.

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар