Йөрәгеңне бүләк ит!

Бүген “Йөрәгеңне шәһәргә бүләк ит!” акциясе барышында студентлар чират торып кан бирде. Һәм бу беренче очрак кына түгел. Үзем уколдан да курка торган кеше буларак, Республикабызның донорлар станциясе ишек төбендә торган студентларның һәрберсен зур герой итеп күрдем. Хәер, алар, чыннан да, герой. Шулар ярдәме белән 2005 елдан бирле 200 литр кан җыелган һәм 100ләп татарстанлының гомере саклап калынган инде.

Чиратта торган арада күңелле уеннар, җыр-бию, конкурслар уздырылды. Әйтик, бер бәйгедә донор булу өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш, дигән сорауга җавап эзләдек. Шул арада кемнең кан төркеме нинди булуы да ачыкланды. Бәйгеләрдә җиңгән студентларга бүләк сыйфатында гемотоген тапшырдылар. Анысы да үзенчәлекле приз!

“2013 елга – 2013 литр кан” исемле зур масштаблы кампания кысаларында үтүче бу чарага да шәһәребезнең 12 уку йортыннан 300гә якын студент килгән иде. ТР “Без…” яшьләр хәрәкәте һәм “ТРның иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы үткәргән әлеге акциянең максаты яшьләрне донорлыкка җәлеп итү.

Акциянең координаторы “Без…” яшьләр хәрәкәте вәкиле Ольга Митрофанова еш кына иң киң таралган төркемгә караган кан җитмәвен ассызыклады.

–                    Узган атнада беренче төркемле уңай резуслы канга ихтыяҗ туды. Шул булмау аркасында бер балага операция ясалмый торды. Әлеге акциягә кул селтәп, минеке төсле кан күп кешедә бар дияргә ашыгырга ярамый, – диде ул.

–                    Аңлавымча, 2013 елга кадәр 2013 литр кан җыю планлаштырасыз, ләкин вакыт бик аз калып бара. Бу эшне башкарып чыгу бик авыр булырга охшаган.

–                    Шундый акцияләр уздырып, күбрәк студентларны донорлыкка җәлеп итәсе иде. Бөгелмә, Яр Чаллы, Алабуга кебек шәһәрләрдәге кан тапшыру үзәкләре белән элемтәдә торабыз. Шулай ук районнарга чыгып йөрүче, кечкенә генә кан тапшыру үзәге итеп җиһазландырылган машинабыз бар. Әйтик, 2011 ел ахырында “Ел студенты – 2011” премиясе тапшырылу барышында “Иң мәрхәмәтле ВУЗ” исеме дә аталачак. Кайсы ВУЗ студентлары күбрәк кан тапшыруга карап билгеләнәчәк ул.

Чара барышында 137 студент кан тапшырып барысы 53 литр кан җыелган.

Бу акция донорлыкка җәлеп итеп кенә калмый, төрле югары уку йортлары студентларын таныштыра, дуслаштыра да әле. Җитмәсә, күпме гомер сакланып кала. Нур өстенә – нур, савап өстенә савап бу гамәлдә…

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар