Ярдәмең кирәк!

Бүген бик күпләр ярдәмгә мохтаҗ. Өлкәннәрнең байтагы пенсиясен җиткерә алмый тилмерә. Инвалидлар, ятим балалар, төрле бәла-казага тарып, упкын алдында басып торучылар кемнеңдер ярдәм кулын сузуы аркасында гына тормыш матурлыгын күреп, яңа көч белән яши башлый. Кайчакта Аллаһы Тәгалә үзе дә кешеләрнең бер тамырдан булуын күрсәтү, аларны берләштерү өчен уртак кайгы җибәрәдер кебек. Бер-берсенә ярдәм итсен, бер кисәк ипине дә бишкә бүлеп ашасын өчен. Башка шундый фикер дә килгәне бар: берәү егылганда, бишәү ярдәм кулын сузса, кешеләр бер-берсенә күбрәк игелек кылсалар, бу җирдә акчаның да кирәге калмас иде. Тик хәзер, бар тормыш шул акчага төртелеп калган заманда, ул хакта хыяллану да җүләрлектер, мөгаен.

Питрәч районы, Питрәч авылында яшәүче Раил Наил улы Гаязовны гына алыйк. Ул тумыштан II төркем инвалид. 29 яшьлек бу егетнең аяклары хәлсез, зур авырлык белән генә йөри. Аның кебекләрнең тормышы, гадәттә, бер ияләнгән «маршрут» буенча тәгәри. Көннең байтак өлешен район социаль иминият бүлеге тарафыннан бирелгән тренажерларда шөгыльләнеп үткәрү, дарулар артыннан даруханәгә йөрү, вакыт калганда, интернет челтәре аша яңалыклар белән танышу, елына берничә мәртәбә больницада яту, санаторийларда дәвалану… Без дә Раил белән Казан шәһәре больницаларының берсендә очраштык. Ул үз хәленең көннән-көн начарлана баруын да хәбәр итте. Бу язманы укучылар арасында табиблар да бардыр, шуңа диагнозын да язуны кирәк табам: «семейная спастическая параплегия», икенче төрле әйткәндә Штрюмпель авыруы. Аскы очлыкларның спастик параличы һәм аның вакыт үтү белән кискенләшә баруы – бу авыруның төп күрсәткече. Раилнең гаиләсендә бер ул гына түгел, аның тагын бер туганы да шундый ук диагнозлы икән.

Үзе әйтүенчә, 2005 елга кадәр аның кебек инвалидларга кул белән идарә ителә торган машина да бирелгән булган, ләкин хәзерге законнар бу кешеләрнең ерак арага йөрү мөмкинлеген истә тотмый, ахры. Раил әнә шундый машина турында хыяллана. Хыялланмый ни, Питрәч үзәгенә чыгу өчен дә үз аяклары белән сәгатькә якын көрәшергә мәҗбүр бит ул. Машина йөртү хокукына укып, имтиханнарын шундый машинада тапшырырга өлгергән дә инде. 7 меңлек пенсия белән әлеге машинаны (искесен генә булса да!) үз көче белән генә кайчан да булса алачагына шикләнә Раил. Дару, фатир өчен түләүләрдән соң, азык-төлек алырга да күпме генә акча кала бит. Шуңа халыктан ярдәм сорарга мәҗбүр ул.

Рамазан аенда саваплы гамәлләр күбрәк кылынсын, дибез… Язмыш тарафыннан кимсетелгән әлеге егеткә булдыра алганча ярдәм итсәк, үзебезгә дә савап булып, аның тормышын бераз гына булса да уңайлырак итү өчен файдабыз тияр иде.

ОАО «АК БАРС» БАНК

БИК 049205805

КПП 163332001

ИНН 1653001805

КОР/СЧ 30101810000000000805

Р/СЧ 47422810845420920001

ЛИЦ/СЧ 42301810245428102440 / 8102440 /

ФИО Гаязов Раиль Наилевич

Раилнең үзе белән элемтәгә чыгып, аннан тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләр өчен аның телефон номерын да бастырабыз: 89172521918

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар